Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

8 кыз. 15-17 яшьлекләр...

Кем уйлаган...

"Ак калфак" оешмасы барлыкка килер дә, халык белән, балалар белән эшли башлар дип. Ара-тирә әйбәт үзгәрешләр дә булып куя шул. "Ак калфак"ның район бүлекчәләре дә тамга өчен генә эшләми хәзер. 

Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, Әтнә мәгариф бүлеге, Әтнә районы "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы  Икенче Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең район этабын үткәрде. Әлеге Бәйге ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган инде. 

Бәйгедә катнашу өчен эссе язарга кирәк иде. 8 кыз катнашты. Аларга 15-17 яшь. Дүртесе - җиңүчеләр, дүртесе бәйгедә катнашучылар дип билгеләнеп, оештыручыларның Грамоталары белән бүләкләнде.

- Бүләкләрне "Ак калфак"ның җыелышында иҗтимагый оешманың җирлектәге җитәкчеләренә тапшырдык, - ди "Ак калфак"татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе райлә Галиева. 

Котлыйбыз Сезне! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев