"Алчәчәк" белән "Конфетки" югары бәя алды
27-30 июнь көннәрендә Биләрдә «Сәләт» VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының икенче сменасы – "Arts Biler Forum"узды.
Әлеге форумга баштагы беренче, икенче этапларны узып, безнең районнан “Алчәчәк”, “Конфетки” бию төркемнәре барганын хәбәр иткән идек.
“Конфетки” төркеменнән – 11, “Алчәчәк”тән -24, барысы 35 баланы районыбызның сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Хәнәфиева алып барды.
Әлеге форумның максатын, алган тәэсирләре белән уртаклашуларын сорап Алия Ринат кызына мөрәҗәгать иттем.
- 12 яшьтән алып, 22 яшькә кадәрге сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне җыйган бу форумда катнашучылар иҗади лаборатория кысаларында экспертлардан уникаль белемнәр һәм рекомендацияләр алдылар, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программаларда да күрсәттеләр. Башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр урнаштырдылар, төрле юнәлешләр һәм жанрлар үзенчәлекләре, шулай ук алар сайлаган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән таныштылар. Монда шәһәрләрдән килгән бию төркемнәре күп иде. Чыгышларны да Мәскәүдән килгән мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Безнең “Конфетки” төркеме- бер чыгыш, “Алчәчәк” ике бию күрсәтте. Соңыннан 20 чыгыштан торган гала-концерт булды. Монда иң-иң әйбәт номерлар гына сайлап алынды. Безнең ике төркем дә гала концертта катнашты һәм жюри тарафыннан уңышлы бәяләнде. Аеруча “Хөррият” биюе югары бәя алды. “Биюче кызларыгыз мәгънә белән, биюнең нәрсә икәнлеген аңлап бииләр, дип мактадылар безне,- дип ачыклык кертте ул бу бәйгегә. -Урыннар бирмәделәр, лауреат исеме генә бирелде форумда. Анысы да бик азларга гына. Безнең ике төркемгә дә, оештыручы буларак миңа да шушы исем язылган Дипломнар бирелде.
-
Авыл балаларына югары бәя биргәндә кичергән кичерешләреңне тасвирлый аласыңмы? - дим биючеләребезнең остазына.
- Аңлата да алмам, мондый мәртәбәле жюриның безне шәһәр бию коллективлары арасыннан күреп алып, шулай бәяләве – ул зур дәрәҗә. Биючеләребез белән горурландым, балалар өчен шатландым. Моны үзеңнең башкарган эшеңнең тәмен тату дип тә атап буладыр, - ди Алия Хәнәфиева. Биләр Форум – 2019 форумы әтнәләрне югары бәяләде. Мәскәү белгечләренең бәясе бу. Сөбханалла! Шушы югарылыкны сакларга насыйп булсын.
-
А.Хәнәфиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев