Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Бәләкәч" тә - "Ел тәрбиячесе-2020" - фоторепортаж

Бүген район үзәгендәге "Бәләкәч"

балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2020" бәйгесенең финалы  узды.  Анда районыбызның балалар бакчаларында эшләгән иң тәҗрибәле тәрбиячеләр катнашты.

      Алты тәрбияче  Олы Әтнә балалар бакчасыннан - Рания Кыямова, Яңа Шашы балалар бакчасыннан  - Алсу Мәүгизова, Кышлау мәктәп-бакчасыннан - Равия Габдуллина, Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан - Гүзәл Гарифҗанова, Ташчишмәдән -  Алисә Сабирова, Күәмнән Гөлнар Фазылҗанова  эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мастер-класс күрсәттеләр.

Аларны мәртәбәле жюри -  мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Гөлшат Закирова, Райлә Фәхретдинова, Айсылу Гыйззәтова, Гөлия Һадиева  бәяләде.

Бәйгенең җиңүчесе булып, беренче урында  Кышлау мәктәп-бакчасы тәрбиячесе Равия Габдуллина калды. Икенче урында -  Яңа Шашы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Мәүгизова, өченче урында  - "Бәләкәч"тән Рания Кыямова. 

Бәйгенең лауреатлары: Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан - Гүзәл Гарифҗанова, Ташчишмәдән - Алисә Сабирова, Күәмнән Гөлнар Фазылҗанова. 

Зона бәйгесенә  Әтнә районыннан Равия Габдуллина белән Алсу Мәүгыйзова барачак.

   Бәйгегә катнашучылар жюрига үзләренең иҗади презентацияләрен, документларын һәм бөтен эшчәнлекләрен күрсәткән портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Икенче этапта   районыбызның төрле балалар бакчаларыннан әйбәт дип саналган тәрбиячеләрнең эш алымнарын карадылар. Бүген финал бәйгесе район этабында җиңүче билгеләде.

Гөлшат Закирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев