Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2018-2019» бәйгесендә катнашашучыларны беләсегез киләме?

Районыбызда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы –2018-2019» бәйгесенә әзерлек башланды

     Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының быелгы нигезләмәсе дөнья күрде.

 
Әлеге бәйге ел саен  республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә. Конкурсның  муниципаль (2018 елның 15 ноябреннән 16 декабренә кадәр) һәм зона (2019 елның 21 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр) турлары үткәрелә. Ә финал ярышлары Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.
    Әлеге нигезләмәне тормышка ашыру максатыннан  районыбызның   Әтнә дәүләт драма театры бинасының кече залында,  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, "Ак калфак"ның район бүлекчәсе әгъзалары катнашында җыелыш узды. Җыелышны “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова үткәрде. Бу хакта беләсез инде

       Шул узган  җыелыштан соң әлеге чарада катнашучылар бәйгедә катнашырга теләүчеләрне барладылар.  Кайсын үгетләп, кайсына аңлата торгач, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең муниципаль этабында 16 кеше катнашасы булды.

Район этабын 14 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Бу хакта әле хәбәр итәрбез, ә әлегә якынча төзелгән катнашучылар исемлеген тәкъдим итәбез.


1.    Галиева Раилә Муллаян кызы, 1983елның 13 февралендә туган, Күңгәр мәдәният йорты җитәкчесе. Шигырьләр яза, түгәрәкләр алып бара, актив җәмәгать эшлеклесе, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерә. “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә катнаша.
2.    Исмәгыйлева Сания Фоат кызы, 1958 елгы, пенсионер, 4 бала тәрбияләп үстерә. “Хатын – кыз-ана” номинациясендә чыгыш ясаячак.
3.    Гыйниятуллина Гөлназ Илшат кызы , 1993 нче елгы, 5 мартта туган, “ООО Мирас”та – кондитер, ире Илназ белән 3 кыз тәрбияләп үстерә, җырларга ярата. “Язмышым-минем һөнәрем” номинациясен сайлаган.
4.    Яруллина Гөлнара Билал кызы, 1974 нче елгы, 1 июльдә туган, Ленин исемендәге нәсел заводында сыер савучы булып эшли, җырлый, тегә, бәйли; җыр бәйгесендә катнашып алган бүләге дә бар. “Язмышым-минем һөнәрем” номинациясе буенча чыгыш ясарга җыена.
5.   Закирова Гөлназ Габделхак кызы, 1972 нче елгы, 20 августта туган, почтальон, биергә ярата, поэзия белән мавыга. 2 бала анасы, төрле чараларда актив катнаша. “Язмышым-минем һөнәрем” номинациясен сайлаган.
6. Хәмидуллина Ирина Васильевна, 1978 елгы,  14 июльдә туган. Күлле Киме мәктәбендә инглиз теле укыта, гитарада уйный, спорт белән шөгыльләнә. Профком рәисе. “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә катнаша.
7.    Шәрәфиева Алсу Хәйдәр кызы, 1975 елгы, 1 мартта туган, Түбән Бәрәскә балалар бакчасы тәрбиячесе, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясый.
8.    Абдуллина Равия Фирдинат кызы, 1970 елгы, 8 апрельдә туган, Кышлау “Сәйлән” балалар бакчасы тәрбиячесе, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә күрәчәкбез.
9.    Вәлиева Миләүшә Равил кызы, 1971 елгы, 11 мартта туган, Күлле Киме мәктәбенең Ары филиалында укытучы, иҗат белән шәгыльләнә, “Беренче адымнар” китабы чыкты.  Ул да “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясен сайлаган.
10.    Хөснетдинова  Әлфирә Тәлгать кызы, 1961 нче елгы, 13 февральдә туган, Ары ФАПта – фельдшер, шигырьләр яза. “Өченче буын героинясы” номинациясендә катнаша.
11.    Ибраһимова Лилия Әдһәм кызы, 1976 елгы, 15 июльдә туган, Бәхтияр клубы мөдире, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясаячак.
12.    Әхмәтшина Миләүшә Динарт кызы, 1970 елгы, 24 гыйнварда туган, Чембулат ФАПта– фельдшер, Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият” номинациясен сайлаган.
13.    Нуриев Гаяз Гомәр улы, 1967 елгы, 5 майда туган. КФК”Нуриев” – 2012 елдан эшмәкәр. Хәйриячелек белән шөгыльләнә. “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә күрәчәкбез.
14.    Гыйззәтуллин Мәсгуть Мидхәт улы, 1965 елгы, 13 августта туган, “Шахтер” хуҗалыгында –электрик, “Ир-ат–лидер” номинациясен сайлаган.
15.    Сафин Руслан Җәлил улы, 1988 елгы, 11 ноябрьдә туган, спорт мәктәбендә көрәш буенча тренер булып эшли. “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә катнаша.
16.    Габдрахманова Гүзәл Нәкыйп кызы, 1973 елгы, 12 июльдә туган, кондитер, “Язмышым-минем һөнәрем” номинациясен сайлаган.

Уңышлар телик!

Мәгълүматларны район мәдәният бүлегеннән алдык

Архив фотолары файдаланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнекеләр- якташлар