Фирдүс бәйгедә җиңүче
Күптән түгел, алтын көзнең бер иртәсендә, без, техникум укучылары: Кәбиров Фирдүс, Вахитова Зифа, Хисмәтуллина Илнара һәм мин, озата баручы укытучы буларак, Чистай шәһәренә юл тоттык.
Нигә дисезме?! Чистай күппрофильле көллиятендә һөнәри мәгариф оешмасының укытучы һәм укучылар арасында “Тамырларны саклап – киләчәккә…” дигән республикакүләм бәйге булып узды.
Бу бәйге студентларда туган телгә карата игътибарлы караш тәрбияләү, туган телне өйрәнү аша студентларның сөйләм культурасы һәм аралашу осталыгын үстерү, телне камил белү ярдәмендә студентларның һөнәри күнекмәләрен ныгыту, сәләтле студентларны барлау максатын күздә тотып уздырылды.
Бәйгенең читтән торып катнашу өлешендә 37 уку йортыннан эш каралды. Шулар арасыннан 10 уку йортының эше сайлап алынды. Шул рәвешле Фирдүс финал өлешенә узды.
Бәйгенең программа эчтәлегенә күз салсак, ул түбәндәге номинацияләрне үз эченә алган: “Татар халкының милли гореф-гадәте һәм сәнгатенең йөзек кашы” дип исемләнгән күргәзмә буенча интерактив экскурсия; “Хәзинә” иҗат студиясе; “Җырлыйк туган телемдә” дип исемләнгән музыкаль-поэтик хикәя; “Туган ягымның гүзәл җирләре” видео-экскурс; “Теле барның – иле бар” дип исемләнгән методик эш.
Шулай ук “Татар телен үстерүдә минем педагогик эшчәнлегем” дигән темага чыгышлар тыңланды. Анысында укытучы буларак, мин катнаштым.
Бу көн - бәйгедә катнашучы егетебез Фирдүс өчен дулкынландыргыч көннәрнең берсе иде. Һәркемнең ярышта җиңәсе, я булмаса уңай нәтиҗәләргә ирешәсе килә.
Менә көтеп алынган минутлар якынайды. Жюри әһелләренең фикеренчә, Фирдүснең чыгышы аерым игътибарга лаек булды. Бәйге ахырында нәтиҗәләр куандырырлык. Өченче номинациядә җиңү яулап, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аның өчен бу ярышлар соңгысы булмас әле, иншалла.
Зөлфидә Насыйрова,
Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев