Хат килде әле: мәхәббәт хакы - “Сөйгәнемә – хат”
Хат килде әле - бәйгегә!
Исеме: “Сөйгәнемә – хат”. Әлеге хатның- 30 ел элек язылган хатның күчермәсен безгә Олы Әтнә авылында яшәүче Ризәлә Шәймәрданова салган. Һәм бу бәйгегә килгән беренче хат... - калганнары да озакламасын иде.
(Элекке хатлар, СМС-хәбәрләрне дә көтәбез. Конкурста яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнашса, шатланачакбыз гына, дип хәбәр иткән идек)
Сездән: Мәхәббәтне чагылдырган матур эчтәлекле хатлар көтәбез. Кыскалыкта – осталык, булуын онытмагыз! Шулай ук романтик рухтагы фотолар да көтәбез. Килгән һәр язма һәм фото "Әтнә таңы" сайтына куелып барачак. Язма һәм фотолар 13 февральгә кадәр кабул ителә. Аларны контакт челтәренә, atnatani@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Бездән: Җиңүчегә – истәлек бүләге!
Әйдәгез бәйгедә актив катнашыйк
хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев