Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Комыргуҗада - "Интеллектуаль Lady ШОУ"

Кичә Комыргуҗа мәдәният йортында хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бәйрәм кичәсе булды. "Аз гына яңалык кертәсебез килде, ни килеп чыгар", -дигәннәр иде әлеге уенны оештыручы Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев белән Комыргуҗа мәдәният йорты директоры Рәсим Галимҗанов.

"Гел бертөрле булмасын дип уйладык. Бергәләп эшләү нәтиҗәсе инде. Бик булышты Мәрҗән авылы  мәдәният йорты җитәкчесе, 45 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Дания апа Гарипова, китапханәчебез Ания апа Шәрәфетдинова. Аларның киңәш-фикерләрен тыңлап, яшьләрнең заманча карашын исәпкә алып, "Интеллектуаль  Lady ШОУ" ясап карадык", дип,  кичәнең ничек булачагы хакында аңлатты мәдәният йорты директоры Рәсим Галимҗанов. Ул Комыргуҗа мәдәният йорты директоры булып ике генә ел эшли әле. Әмма сәләтен, җырга-биюгә, оештыруга  осталыгын билгеләми булмый. 

45 ел Мәрҗән мәдәният йортын җитәкләүче Дания апа Гарипова исә, "Мондый шоу ясарга Рәсим кебек алып баручы кирәк. Халыкны уятып, кызыксындырып, җилкендереп алу осталыгы бар кешегә бирелми", - ди.

Кичә башлангач, барыбыз да тындык. Ни  килеп чыгар, концерт номерлары белән аралашып бара үзе,  тамашачы ялыкмасмы? Кабул итәрме?  Тамашаның иганәчеләре "Шахтер" хуҗалыгы, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Комыргуҗа авыл җирлеге канәгать калырмы? Сораулар аз түгел.

Менә шуларны уйлап, яхшыга өметләнеп, мәдәният йорты директоры Рәсим Галимҗанов уенчыларны - Комыргуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Адилә Латыйпова, Ш.Мәрҗани музее директоры Зилә Зиннәтуллина,  Мәрҗән авылының бизнес кызы Төхфәтуллина Гөлназны сәхнәгә чакырды. Алар сәхнәдз  үз урыннарын алды.

Бәйге булгач, аның бәяләүчеләре дә була. Алар - Комрыгуҗа авылы ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәмәдҗанова, Комыргуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Низамиев, Яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев. 

Уенның тәртибе аңлатылды. Уенчыларга видео-проекторда тәкъдим ителгән 4 тур сораулар - Аш-су, Бакчачылык серләре, Төрлесе,  Парфюмерия-косметикага караган сораулар һәм  һәркайсына саннар куелган. Һәр катнашучы шушы төрдән бер сорауны сайлап алып җавап бирә, бирә алмаса, җавапны залда утыручы тамашачы бирә, аларга да бүләк  - иң күп сорауга җавап бирүче өч тамашачыга бүләк каралган. Бер уенда  5 сорауга җавап бирелә, - барысы 60 сорау,  аннан музыкаль тәнәфес.  Сораулар башта бик гади кебек иде. Мәсәлән, матурлык боткасы дип нәрсәне атыйлар: а, овсянка, б. кара бодай, в. дөге боткасы. Соңга таба алар катлауланды. Залга да эш җитте.

    Бик файдалы булды бу интеллектуаль уен.  Белмәгәннәрне белдек, ә алар аз булмады.  Уенда катнашучылар читенсенгәне дә булды.  Белеп тә әйтеп карадылар, чамалап та. Без дә икеләндек. Шул рәвешле ерып чыктык бу "Lady ШОУ"ны.

Арытмады, ялкытмады. Һәр тур саен мукзыкаль тәнәфес игълан ителде. Рузил Шәрифуллин, "Нәүрүз гүзәле - 2019" Алинә Минләхмәтова, Илназ Шиһапов җырлады. Диләрә Гарипова биеде. "Йолдызлык"та катнашкан балалар чыгыш ясады. Бәйрәм кичәләрен бу рәвешле дә алып барып була икән. Файдасы да күп. Тамашачы да кереп китте уен эченә. Сорауларны бергәләп эзләдек. 

Тәмамлангач,  җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Алинә белән Зиләнең очколары тигез булды, аларга - беренче урын, Гөлназ Төхфәтуллинага икенче урын бирелде.

Залдан җавап биргән Миләүшә, Эльмира, Гөлнурга да бүләк - бассейнга сертификат бүләк иттеләр. Җитәкчеләр бергәләп бәйрәм белән котладылар. Матур гына чара булды бу.

Бәйрәмне тәмамлап, Рәсим Галимҗанов үзе җырлады. Соңыннан фикер алыштык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев