Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Көрәшчеләр Мамадышка китте

Бүген районыбызның көрәшче егетләре Мамадыш шәһәрендә үткәрелә торган Татарстан республикасы беренчелегенә киттеләр.

2004-2005 нче елгы  - 10,  2006-2007 нче елгы 9 яшүсмер һәм аларның тренерлары үз көчләрен сынап карар өчен бик зур ярышка киттеләр. Әлеге беренчелектә ТРның шәһәр һәм район командалары  катнашуы көтелә. 

- 55тән дә ким булмас инде анда командалар, өметләнергә урын да юк кебек, шулай да көрәшчеләребезнең көчен, осталыгын бәяләүче бу ярышка бармый кала алмадык. Унбишлеккә хет берничәсе керә алса да, Әтнә өчен бик зур уңыш булачак инде бу, - ди районыбызның спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. 

Көрәшчеләребезнең ничек көрәшүләрен беләбез, өметлеләре дә бик күп. Кем белә, бәлки җиңү белән дә кайтырлар әле. Шулай була күрсен. Имин юллар, җиңүләр телибез сезгә. 

Үзебездә үткәрелгән ярыш фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев