Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Олы Мәңгәр халык театры - I дәрәҗә лауреат!

Кичә, 10 декабрь көнне, Г.Камал театрында Шамил Закиров исемендәге XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарага безнең Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов та чакырылган иде.

 Әлеге коллектив бәйгедә Туфан Миңнуллинның "Саташу" спектакле белән катнашты.

Һәм  Шамил Закиров исемендәге XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсының Беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Диплом, истәлекле бүләкләр, 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Бу спектакльдә уйнаучы барлык үзешчән артистларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Бу Казан арты  өчен, Олы Мәңгәр халкы өчен зур горурлык.

Театр елына Әтнә театрының 100 еллык юбилеен үткәреп, Олы Мәңгәр халык театрының зур җиңүе белән керәбез, Аллага шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X