Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"ШУСТРИК" - Әтнә уйлап табучылары белми калмагыз!

Мәктәп укучылары өчен Россиякүләм фәнни-техник иҗат бәйгесе башланды

Мәктәп укучылары һәм студентлар "Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесенә 22 мартка кадәр кушыла ала. Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен Россиякүләм "ШУСТРИК" бәйгесе башланды.

Бу турыда ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" - "ШУСТРИК" бәйгесенә гаризалар 22 мартка кадәр кабул ителә.

Гаризаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшырып була.

Моның өчен проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.

"ШУСТРИК" Россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсын Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм фонды оештыра.

Гариза тапшыру өчен адрес: Innoshustrik@gmail.com.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178592/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев