Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Әтнә бит ул - киң бит ул..."

Бүген Күәм мәдәният йортында "Әтнә бит ул - киң бит ул..." (6+) дип исемләнгән район оешмалары арасында үткәрелүче тамаша башлана.

Конкурсның максатлары, бурычлары  -  авыл халкы арасыннан сәнгатьне яратучыларны, сәләтле булганнарны сәхнәгә чыгару;

яңа талантлар ачу, бүгенге көн кадагында  булган мәсьәләләрне  кызыклы итеп тамашачыга җиткерү; районыбыздагы мәзәк хәлләрне барлау, сәхнәләштереп күрсәтү; район оешмаларының тормышын, эшен, хезмәткәрләр фидакарьлеген халыкка җиткерү.

Конкурста 23 оешма катнашырга тиеш. 

Бәйгенең үз таләпләре бар, бу таләпләр белән һәр оешма алдан таныштырылды. 

Җиңүчеләр 11  номинация буенча билгеләнәчәк. Чараларның нәтиҗәләре буенча гала-концерт булачак.

Бәйгене мәртәбәле жюри бәяли. 13 февраль башлана, 28 февральдә төгәлләнә. 

Күәм , Бәрәскә, Яңа Әтнә мәдәният йортларында булачак. 

Фото Яңа Әтнә мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев