Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Әтнә өчен зур җиңү бу!"

Соңгы вакытта мәйданы буенча кечкенә генә булган Әтнә районы танылганнан таныла бара. Моңа бергәләп сөеник. Бүген Әтнә театры артистлары Екатеринбургта Әтнәне күрсәтсәләр, көрәшчеләребез Биектауда үзләрен танытып кайттылар.

Биектауда Данил Галеев призына үткәрелгән Татарстан Республикасы ачык турнирында Әтнәнең көрәшче егетләре дә катнашты.

Әлеге бәйге Әтнә егетләренә хәйран катыга туры килә. Бәйге башлануга ике егетебез Россия чемпионы белән көрәшә. Берсе аларның Түбән Кама шәһәреннән килгән, икенчесе - Биектауныкы. Бу көрәшчеләр әлеге авыл малайларына бәлки башта көлемсерәп тә караганнардыр, тик икесе тиңентен Әтнәнең титулсыз егетләренә җиңелеп, төшеп калгач, шау-шу да купкандыр. Татарстан чемпионнары гына түгел бит.

20 дән артык команда катнашкан бәйге  Кышлау егетләре Даил Зиннәтуллин белән Закиров Хәлимне әнә шулай байтак сыный.

- Бик тырышып көрәштеләр, 4 нче әйләнештә тигез очко белән җиңелделәр. Алары да дөн ья чемпионы белән Россия чемпионнары иде. Шул рәвешле егетләребез 4 урында калды. Гомумән алганда, бу уеннан без канәгать. Бик осталык күрсәтеп көрәште егетләр, өч егетебез - 4 урында, Фомин Рифат - 3 урында, Гыйлаҗев Адель - 2 урында. Командалар арасында Казан командасы белән 4-5 урыннарны бүлештек. Бу - Әтнә өчен бик зур уңыш! Без бу егетләргә өметләнәбез инде, киләчәкләре бар...- дип сөенеп, хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин. 

Үрләре алда булсын!

И.Мөхәммәтшиннан алдык фотоны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев