Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Әтнә сандугачы" талантларны барлый

Соңгы елларда үткәрелмәде бу бәйге.

Агымдагы елда мәдәният хезмәткәрләре әлеге бәйгене яңартырга уйладылар һәм "Әтнә сандугачы"  (6+) 1 февраль көнне талантларны бергә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасына җыячак. 

Максаты - районыбыз талантларын барлау, аларның осталыгын җбәяләү, камилләштерү өстендә эшләү. татар җыр мирасын баету һәм халык арасында тарату. Яңа исемнәрне таныту.

Оештыручылары - Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, район мәдәният бүлеге, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе.

Конкурсның номинацияләре:

- җырчы вокалист, 

-вокаль ансамбль,

- иң яхшы татар халык җырын башкаручы, 

-Иң яхшы эстрада җырын башкаручы, -

-иң яхшы автор башкаручы.

Конкурста вокал - соло башкаручылар, вокаль ансамбльләр, махсус сәнгать мәктәпләрендә укымаган, авыл мәдәният йортлары, авыл клублары тәкъдим иткән 5 яшьтән 50 яшҗкә кадәрге  үзешчән җырчылар катнаша  ала. 

Бәйге 4 төркемдә үткәреләчәк:

- 5 яшьтән -12 яшькә кадәр,

- 13 яшьтән 17 яшькә кадәр, 

- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр,

- 36 яшьтән 50 яшҗкә кадәр. 

Чыгышларны мәртәбәле жюри бәяли. 1,2,3 урыннар һәм гран-при иясе билгеләнә.

Уңышлар телибез.

Бәйгене карарга килә аласыз, керү ирекле.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев