Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әтнә шахматчылары - өченче! Тренеры - беренче!

Актанышта XI Авыл яшьләре көннәрендә 12 төр буенча да җиңүчеләр ачыкланды.

Гомуми исәптән Әтнә командасы төшеп калса да, шахматчыларыбыз бу бәйгедән призлы урыннарны алып кайттылар. 

- 2+1 белән тупланды команда. Ике ир җенесе, бер хатын-кыз. Шулай итеп Актанышка  шахмат  буенча көч  сынарга  мин, Илназ Шәйдуллин, Сәгъдиева (Мингатина) Лилия барды. 9 уен уйнарга кирәк иде, вакыты аз, 10 минут та калганы секундлар. Бу төр шахмат болай да авыр уйнала, аннан соң Илназ белән Лилиянең күптәннән ярышка катнашканнары булмады. Беренчелекне бирмәгән  шахматчыларыбыз җитди сәбәпләр белән бу бәйгегә бара алмадылар. Шуңа да бик әллә ни зур өметләр баглап бармадык.  Беренче көнне 7 уен булды, тыгыз график белән уйнадык.  Икенче көнне калганы. 36 район шахматчылары көч сынашты бәйгедә. Һәм без 20 очко туплап, өченче урынга керә алдык.  Илназ белән Лилия бик яхшы уен күрсәтеп, икесе дә 9 уеннан 6 очко алдылар, мин  8 очко алдым, - дип шатланып хәбәр итте тренерыбыз Раил Шакиров.

Раил Шакиров үзе беренче тактада уйнап, 9 уеннан 8 очко алып, шәхси беренчелектә  беренче урын ала.

1 урында - Кукмара, 2 урында - Актаныш, 3 урында - Әтнә. 

Команда лаеклы бүләкләрен алып, исән-сау кайтты. Котлыйбыз Сезне!  Сокланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев