Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әтнә шахматчылары җиңү яулады

Әле генә шатлыклы хәбәр алдык.

Казанда 21-24 ноябрь аралыгында шахмат буенча  Татарстан Республикасы команда чемпионаты   узды. Безнең Әтнә командасы - Ирек Сабиров, Фердинант Бәйрәмов, Раил Шакиров, Илназ Шәйдуллин, Әлфия Закирова, Азалия Мифтахова,  Лилия Сәгъдиева да катнашты бу ярышта.

Бик көчле уенчылар белән уйнадылар. Чаллы, Лениногорск, Баулы  кебек шәһәр командалары  белән уйнарга туры килде аларга. Казан шәһәренең Яңа Савин районы командасы  белән ничьяга уйнап,  Казанның  Идел буе районы командасын җиңделәр, хәтта. 

Бүген алар Тәтеш командасы белән 3-4 урын өчен уйнап, 35 мең халкы булган  районнар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионатында 3 урын - бронза яуладылар.

- Өченче урынга керүебезне  дә могҗиза итеп карарга кирәк. Чөнки шәһәр командалары бик көчле. Командалар белән уйнау тәртибен компьютер билгели. Безнең өлешкә менә шундый көчле командалар туры килде. Без моңа куандык та. Чөнки һәр уен тәҗрибә, анысы киләсе уен өчен кирәк. Шахматчыларыма бик рәхмәтле мин, бик яхшы уйнадылар, - ди тренер Раил Шакиров та. 

Ә тренерыбыз Раил Шакировка, шахматны үстерүгә зур тырышлык куйганы өчен - Рәхмәт хаты, , район яшьләр эше, туризм бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиевка - команда өчен Грамота  тапшырдылар.

Шахматчылар Грамота, медальләр, акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз Сезне. 

Фотоны шахматчыларның  үзләреннән алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев