Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Үз Кыш бабаеңны булдыр!

Яңа ел чыршысы ачылышына багышланган Әтнә районының оешмалары һәм күмәк хуҗалыклары арасында уздырылучы "Кыш бабайлар парады"ның шартнамәсе белән таныштыгызмы әле.

Шартнамәнең максатлары һәм бурычлары :

- Әтнә район оешмалары һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләрен бергә туплап, чыршы ачылышын бәйрәм итү. 

-Халыкны мәдәни яктан агарту,

-Тамашачыга күңелле ял кичәсе уздыру.

"Кыш  бабайлар парады"ның таләпләре: Әлеге чарага һәр оешма, һәр авыл җирлеге үзенең Кыш бабаен тәкъдим итә. 2019 елда "Кыш бабайлар парады"на һәрбер оешма бизәлгән машина тәкъдим итәргә тиеш. Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның дуслары бизәлгән машинада Әтнә районының үзәк урамнарыннан үтәчәкләр. Кузгалу пункты: район электр челтәре (РЭС), соңгы тукталыш: Үзәк чыршы. Катнашучылар саны чикләнмәгән.

Үткәрелү вакыты:  25 декабрь, 15.00 сәгатьтә.

Номинацияләр:

- "Иң матур бизәлеш", "Иң оригиналь маска"

Кыш бабайлар түбәндәге номинация белән бәяләнәчәк.

- "Иң затлы Кыш бабай",

-"Иң шук Кыш бабай",

"Иң музыкаль Кыш бабай"

Бәйгедә районыбыз оешмалары тарафыннан әзерләнгән  27 чыгыш булачак. Уңышлар телибез.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев