Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

9 авыл өстәлде

1 марттан башланды.

Иң авырткан җир чисталык инде безнең. Чүпне ничек кенә җыеп карамыйлар хәзер. Алтын бәясенә төшәдер инде бу кемдер өчен. Тик халык файдасына түгел. Шулай ук коммуналь хуҗалык файдасына булырга да охшамаган. Май ае керсә дә, коммуналь хуҗалыкка чүп җыйган өчен акча кермәгән әле.

Чистарынмыйча да булмый. Март башыннан коммуналь хуҗалык оешмасы  районыбызның 9 авылыннан айга ике тапкыр  чүп җыя башлады.

- Күәм, Каенсар, Әйшияз, Дусым, Күңгәр, Күшәр, Түбән Шашы, Югары Шашы, Яңа Әтнә халкының  капчыкларга җыйналган чүбен тракторлар килеп алып китә. Күшәр авылына гына да кичә 4 рейс ясады тракторлар. Олы Әтнәдә атнага ике көн җыябыз. Кичә тракторның көпчәге тишелеп кайтты...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

- Үзләре илтергә теләүчеләр булса, өстәмә акча түләргә кирәк буламы?

- Әгәр дә безнең белән договор төзешкшн авыл кешеләре полигонга үзләре илтә икән чүпне, алардан акча алынмый, чөнки без аларга счет бирәбез. Договор төземәгән кешеләр булса, түләргә туры киләчәк.

- Чыбык-чабык  күп вакыт, аның өчен трактор арбасы куяргамы?

-Чыбык-чабыкны бәйләп, көлтә ясап чыгарасыз икән, ул шул ТКОга керә. Инде зур габаритлы чүпләр чыгарасыгыз булса, аерым трактор куярга һәм безгә килеп түлисе була, - ди җитәкче.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев