Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Чыбык-чабыкларны бәйләп чыгарыгыз

"Авыл кешесенең үзен изоляцияләп өендә утырса да, эше бетми. Бакчасы, йорт әйләнәсен чистартасы бар.

Һава торышы җылы булса, авыл кешесе җыештыра башлый, бакчадагы корыган куакларны кисә, алмагачы, башкасы. Эш җитә. Ә кискән чыбык-чабыкны, агачларны нишләтик. Коммуналь хуҗалык трактор куя торган иде. Хәзер ничек икән?"- дип сорый укучыларыбыз. 

-  Чыбык-чабыкны бәйләмгә бәйләп чүп чыгара торган урыныгызга чыгарыгыз, чүп җыючы машина аны алып китә. Ә зур агачагачлар, ботаклар булса, ишекалдыгызга өеп куеп торыгыз. Изоляция шартлары беткәч, безгә килеп трактор сорарсыз, тәртибе элеккечә. Әле анысы өчен йөрмәгез. Чүпләрегезгне капчыкка тутырып, үзегез полигонга менгерсәгез дә була. Полигон ачык. Якын-тирәдәге чүп полигонына барырга рөхсәт ителә, - дип җавап бирде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Ә чүп машинасы бездә йөреп тора, Аллаһка шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев