Әтнә таңы

Ике миллион сумлык автоүлчәү, кирәкмәгән килешү, саллы яңа ел бүләге - Әтнәдә чүп җыялар

Ниләр язып бетердең, дисездер... Укымый калмасыннар, дип тырышам. Олы Әтнәдә "Мехуборка" компаниясе машиналары чүп җыя башладылар. Һәм үзләре белән бер кочак сораулар, мәшәкатьләр дә алып килделәр.

Газета укучыларыбыз борчылып, әлеге "Чүп җыюга түләү ничек була, бернинди килешү төземәделәр, ә түләү кәгазьләре килә. Нәрсә нигезендә шуның кадәр акча җыялар халыктан? Мин чүп чыгармыйм, ягып барам,  түләмим...- дип, редакциягә шалтырата, сораша, киңәшләшә башладылар.

- Оешмалар түләве ничек була икән, алдан түләп куйган идек?..- диючеләр дә бар.

Әлеге бер кочак сораулар белән район коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Рафаэль улы Сәфәровка мөрәҗәгать иттем. Озаклап сөйләштек, аңлаштык. Тик бу әңгәмә куандырмады, сезгә дә юньле хәбәрем юк. Үзем аңлаганча, катлауландырмыйча гына язып карыйм.

        Һаман да шул үзебезнең полигон

Зур ширкәтнең машиналары килеп, чүп җыя башлагач, мин ул чүпне районнан алып чыгып китәләр, дип аңладым. Сезнең дә кайберләрегез шулай уйлагандыр. Юк икән, районнан җыйналган барлык чүп үзебезнең Кече Әтнә - Җөлби юлындагы полигонга бушатыла булып чыкты.  Һәм шул сәбәпле, яңа хәл итәрлек тә, итмәслек тә проблема баш калкытып маташа. Хәзер безнең полигонга ике миллион сумлык автоүлчәү алырга кирәклеге мәгълүм булган. Монысы машиналарның күпме чүп белән кергәннәрен үлчәү өчен. Әлегә чүпнең  кубометры  78 сум белән бәяләнә, ә яңа елдан соң  бу сан,  әлбәттә, күпкә артачак.

"Бу бәягә төшереп автоүлчәү кую нигә кирәк, чөнки 2022-23 еллар эчендә Арчада чүп заводы төзүне планлаштыралар түгелме соң?", - дип тә әйтеп карадым җитәкчегә.

Ул да аптыраган. Әле ул акча да юк. Автоүлчәү  куелмаса, йөз  меңнәрчә сумлык штрафлар түләтеләчәк...

            "Килешү нигез була алмый..."

Реклама

Азмы-күпме закон белән таныш хәзер бар да. Түләгәнче, иң элек оешма белән килешү төзелергә тиеш. "Мехуборка" безнең белән килешү төземәде, дисезме? Мин дә әйтеп карадым.  Тик ул "договор"дигәннәре автомат рәвештә төзелгән булып чыкты. Коммуналь хуҗалыкта элек төзелгән килешүләр нигезендә,  автомат -  договорлар барлыкка килгән. Ул чакта да төземәгән идем, дип котыла алмыйсыз. "Договор не является основанием...", - дип,  авыл җирлекләре башлыкларын җыйган җыелышта аңлаттылар. Чүп җыю турында Федераль Закон бар. Шулай булгач, бар да түли. Тормыш булгач, һәркемдә чүп бар. Ягам, дип тә котыла алмыйсыз. Яккан очракта,  анысы өчен дә штраф каралган. Түләмәсәгез, суд белән түләтәчәкләр. "Механизм отработан... -  судка биреп карадылар, без үзебезнең хаклы икәнне ФЗны кулланып расладык, диделәр... Әтнәгә 12 нче район булып керде бу ширкәт машиналары ...-  дип аңлата Рамил Рафаэль улы. Әле бу гына да түгел.

              "Бердәм түләү документы"

Декабрь аенда,  Яңа ел бүләге булып,  ноябрь ае өчен -  ЕПД - единый платежный документ килә башлаячак. 

Нәрсә соң ул?

Бердәм түләү документы (ЕПД) — торак һәм торак булмаган биналарның милекчеләре ала торган квитанция. ЕПД һәр айның 15 нче числосына кадәр җибәреләчәк. Бөтен түләүләр дә бер кәгазьдә булачак. Чүпкә түләмәсәгез, утыгызны өзәчәкләр. һәм шул рәвешле...  җәза төре булачак.  Акчагыз бармы,  дип берәү дә сорап тормаячак. "Тукта бу квитанцияне калдырып торыйм, киләсе айда түләрмен", дип тә торып булмаячак. 

"Оешмалар түләвенә килсәк, элек ничек түләсәләр, хәзер дә шулай түләячәкләр. Алдан түләгән булсалар, чигерелеп кенә барыла",- диде Рамил Сәфәров. 

Ә авылларда чүп кайчан җыела икән, дип яза башладылар социаль челтәрләрдә. 

- Графигы авыл җирлекләре башлыкларына бирелде, алар халыкка хәбәр итәргә тиешләр,  - диде җитәкче.

Сызгыра беләсезме, дип сорап тормыйм. Укыганда ук сызгырырга өйрәнгәнсездер. Чистарталар, җәмәгать....

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: