Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

"Хайван сөякләренә кадәр ташлаганнар..." - җитәкче ризасызлык белдерә

Чисталык икеайлыгы бара. Үзәк урамнарны, лотокларны коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җыештыра.

Оешмалар, шәхси хуҗалык та ярдәм итә.

- Олы Әтнә авылының үзәк урамы - Совет урамының олы юл янәшәсенә урнашкан лотокларны җыештырабыз. Анда нәрсә генә юк, башкасы бар инде,  хайван сөякләренә кадәр китереп салганнар. Эче дә шунда. Ничек куллары корымый. Лоток чүп-чар сала торган урын түгел бит инде. Райондашлар, ник шулкадәр түбәнлеккә төшеп беттек без. Ничек кулыгыз бара? Үзен -үзе хөрмәт иткән кеше мондый адымга бара алмас. Азрак хөрмәт итегез инде башкаларны да,- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. 

Үзенә чистарттырасы диген бу чүп-чарны. Икенче китереп салмас иде. Сүз юк. Үзебез яшәгән җир бит югыйсә. Бу бәндә дә шушы җирдән йөри инде.

Рамил Сәфәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев