Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

"Өч айга - 50 мең сумга якын зыян"

Әллә чистарудан куркабыз инде...

Үзәкләштерелгән тәртиптә Яңа Әтнә, Күшәр, Күәм авылларыннан чүп җыйнала башлады,  дип хәбәр иткән идек. Яңа Әтнәдә чүп җыелмый башлавын да яздым. Чөнки түли башлагач, бу хезмәт өчен акча түлиселәре килмәде авыл халкының.

- Бездә  ничек, буш булса чүп бар, түлисе булса, берәүдә дә чүп юк, берәү дә чүп чыгармый башлый. Ике авыл кешеләре белән дә килешү төзи башлаган идек, күбесенең төзисе килмәде. Чүпне 3 ай дәвамында җыеп карадык, тик әлеге  хезмәт өчен акча түләнмәгәч, үзебезгә зыянга эшләп булмый. 3 айга 50 мең сумга якын зыян килеп чыга, ягулык та арзан түгел, техника да ватылмый тормый, чыгымнар җитәрлек. Чүп җыюны туктаттык. Июль белән август аенда җыелмады инде чүп...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Тик бу әле бу авыллар чүптән арынды дигән сүз түгел. Хәерлегә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев