Олы Әтнә халкы ник үз капка төбендәге үләнне чапмый?!
Барысы да түгел, шөкер, чисталыкка игътибар бирүчеләр күпчелек. Тик бер тычкакның бөтен җирне буявын онытмыйк.
Андыйлар да бар шул. "Килеп чабалар аны"... "Безнең күптән кайткан юк, аның өчен махсус кайтмабыз ич инде..." яисә, шуңа охшаш дистәләрчә сәбәпне табалар. Югыйсә, чисталык үзебез өчен бит. Андыйлар турында "Аяклы-куллы бәла" ди өлкәннәр. Татар халкында: "Кешенең чисталыгы капка төбеннән үк күренә", - дигән әйтем дә бар. Капка төбе чиста булмаганның өендә дә "бардак" инде аның. Әле шул әллә кем булып сөйләшә... сөйләшә инде капка төбен килеп чабып бирүче булгач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев