1 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәгә министр килде
Бүген, 1 июль көнне, Әтнәгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов килде. Энгель Навап улының Әтнә районына беренче генә килүе түгел. Моңа кадәрге килүендә дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында республика программасы нигезендә башланган төзекләндерү эшләренең ничек барачагы...
-
Әтнәдә 6 ай эчендә 130 кеше үлгән
6 ай эчендә - 130 үлем ЗАГС бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, июнь аенда 11 сабый дөньяга килгән, 23 кеше якты дөнья белән хушлашкан.8 пар яңа гаилә корса, 1 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен, узган елның июнь аенда 13 бала туып, 22 кеше үлгән булган. 16 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Агымдагы...
-
Әтнәдә ике әбигә – туксан, ике әбигә туксан биш яшь тулды
Югары Көек авылыннан Фатыйма Шиһап кызы Кәлимуллина белән Яңа Шимбер авылыннан Мәрьям Хәким кызы Гобәйдуллинага - 95 яшь, Иске Җогып авылыннан Дильдария Сәгъдулла кызы Исмәгыйлева белән Олы Мәңгәрдән Назыйра Габдрахман кызы Мөхәмәтҗановага - 90 яшь тулды. Авыр сугыш елларының бар авырлыган күргән, яшьлекләрен сугыштан соңгы авылга хезмәт иткән, гомерләрен күмәк...
-
Әтнәдә траншеялар ясыйлар
Районыбызның "Таң" күмәк хуҗалыгының Кышлау бригадасында кабат зур эшләр башлап җибәргәннәр. Бүгенге көндә 4 мең тонна яшел масса сыйдырырлык ике сенаж траншеясы ясыйлар. Әлеге ике сенаж траншеясына барлыгы 8 мең тонна сенаж салыначак. Мөндеш авылы егетләре траншеяның аскы өлешен цемент белән катырып, кырыйларын плитәләр белән эшлиләр . "Быел ике тарншея...
-
Әтнәнең 41 кешесе Мамадышка чыгып киткән
Бүген Мамадыш районында "Авыл яшьләре" дип исемләнгән тугызынчы авыл спорт уеннары башланды. 1 июльдән 5сенә кадәр дәвам иткән уеннарда безнең яшьләребез дә актив катнашалар. Барлык спорт төрләрендә дә үзләрен сынап караячаклар. Бүген өстәл теннисы, "Спорт яратучы" гаиләләр һәм сыер савучылар, механизаторлар спартакиадасы уеннары уза. Иртәгә шахматчылар, көрәшчеләр Мамадышка юл тотачак....
-
Әтнәнең хәтәр чаты
- Юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар да, җитәкчеләр дә белә торгандыр Олы Әтнә авылының Бәдри Җиһаншин белән Карл Маркс урамы кисешкән әлеге чатны. Бәдри Җиһаншин урамыннан менгәндә урамның ике ягыннан да килгән транспорт чаралары күренми. Юл һәлакәтләре болай да бик күп, һичьюгы юл кырыендагы хәрәкәтне каплап торган (рәсемдә күренгән) агачларны...