2 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйбатланды
Татарстанда АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин, шулай ук дизель ягулыгы 0,08 процентка кыйммәтләнде. 25 декабрьгә аларның беренчесенең литры – 66,12 сум, икенчесе 59,82 сум тора иде. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.
-
2024 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы арта
2024 ел башыннан хезмәткәрләрнең эш хакы индексацияләнәчәк, бу нигездә бюджет тармагында эшләүчеләргә кагылыр дип көтелә. Индексация күләме, эшчәнлек өлкәсенә карап, 4,5-9,8 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Кышкы каникулларда балалар өчен уза торган мәдәни чаралар
Балалар ялын күңелле итеп үткәрәсегез киләме? 6+
-
«Алканат» бию коллективы - 1 дәрәҗә лауреат
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Алканат» бию коллективыч «Christmas Time» дип исемләнгән халыкара конкурс-фестивальдә катнашып 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Һава торышы
Кышның икенче аена аяк бастык. Көннәр салкын. 2 гыйнварда урыны белән термометр баганалары -25, -30 градуска кадәр төшәчәк.