7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Казанда 51 яшьлек Р.Г.-га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Әби кеше үзенең 3 айлык оныгын үтерергә җыенуда гаепләнә. Тикшерү комитеты белдергәнчә, Р.Г. 2015 елның апрелендә Р.Г. исерек хәлдә 3 айлык оныгын кафель идәнгә бәрә. Аннан соң сабыйны балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ташлап чыгып китә....
-
Әтнә укучысы җиңүче
«Гадел яшәргә кирәк!» Бүген 7 декабрь көнне шушындый исемдәге бәйге җиңүчеләрен Казанга чакырып котладылар. Алар арасында Бәрәзә төп белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Камилә Зарипова да бар. Укытучысы Суфия Хөснетдинова. Рәсем бәйгесе буенча иң элек районкүләмендә җиңү яулаган Камиләнең иҗаты, республикадагыларны да битараф калдырмаган.
-
Әтнә артистлары – “Манзара”да
9 декабрь көнне ТНВда "Иртэнге манзара" кунагы - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры. Карамыйча калмагыз! Директорыбыз Ленур Илфир улы Зәйнуллин, Фидәрис Мортазин, Зөһрә Хөсәенова театрыбызның бүгенге яшәеше, киләчәккә планнары белән уртаклашачаклар.
-
Әтнә командасы - 4 урында
Республика муниципаль хезмәткәрләре арасында узган бадминтон буенча ярышларда Яңа Шашы җирле үзидарә җитәкчесе Марат Сабирҗанов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлекчәсе хезмәткәре Рамил Гарипов һәм мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗановадан торган Әтнә командасы 4 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Әтнә кызын Казан алкышлады
4 декабрь көнне Казанның "Юность" мәдәният сараенда Әтнә кызы, җырлар һәм китаплар авторы, шагыйрә Рүзия Камаеваның "Күңел җырым дәва" дип исемләнгән иҗат кичәсе, шигырь бәйрәме булды. Сүрия МИНГАТИНА "Искиткеч булды бу! Безне шундый олы йөрәкле булып кала алган Рүзия Мәҗит кызы белән таныштырганыгыз өчен, аны менә шулай олылап, бәяләп, зурлап...
-
Татарстанда өч егет балигъ булмаган кызны көчләүдә гаепләнә
04 Декабря 2015 Россия Федерациясенең Татарстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан 18 яшьлек Н.Н. 20 яшьлек Р.С. һәм аларның 17 яшьлек танышларына карата җинаять эше ачылган. Алар РФ ҖКның 131 маддәсе 3 нче бүлеге"а" параграфында каралган (балигъ булмаган затны көчләү) җинаять эшләүдә гаепләнәләр. Тикшерү фаразы буенча, 24нән 25 августка...
-
Әтнәлеләргә дә кагыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы террорчылык гамәлләре кылынырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында сөйләштеләр. Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстанда, Россиянең башка...
-
Әтнәләр якташларын хөрмәтләде
Данлыклы якташыбыз үзенең туган көнендә кабат Күлле Кимесенә шигырь яратучы дусларын җыйды. Бәйрәм укучыларның һәм килгән кунакларның аягурә басып шагыйрьне көчле алкышлар белән искә алудан башланды.Шагырьнең 104 яшен билгеләп үтү өчен аның иҗатташ дусты, шигырьләренә көй салган моңлы сандугачыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская, Казан консерваториясеннән бер төркем студентлар...
-
Әтнәдә 4 градуска кадәр җылыта
Әтнә районында 4 градуска кадәр җылытачак. Кичә генә ишелеп кар яуса, бүген Әтнәдә һава торышы кинәт үзгәрде. Мондый һава торышы әле берничә көн дәвам итәчәк.