9 июль 2015 яңалыклары
-
4 кеше һәлак булды – “Әтнә таңы”
9 июль төнендә Мазда автомобиле Опель машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, соңгысының йөртүчесе һәм 58 яшьлек пассажиры, шулай ук Мазданың йөртүчесе һәм 49 яшьлек пассажиры алган тән җәрәхәтләреннән вафат булалар. Мазданың 14 һәм 23 яшьлек, Опельнең 4 яшьлек пассажирлары күп санлы тән җәрәхәтләре белән больницага озатылалар. Коточкыч авария Яңа Чишмә районы...
-
Әтнә театры спектакленең киләчәге бармы?
Шимбә көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" спектаклен карап кайттык. Очып кайттык дисәң дә була, чөнки артистлар безгә күтәренке рух, кәеф бүләк иттеләр, без аларның уенын карап чынлап та ял иттек. Барганчы күңелдә шик тә бар иде, чөнки күптәнге, 1956 нчы елда язылган,...
-
Әтнәдә тагын эссе булырмы?
10 июль көнне Татарстанда 30 градустан артык эсселек булачак дип вәгъдә итә Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге. 9 июль көнне явым-төшем көтелми. Температура +25тән артып китәчәк. Ә менә 10 июльдә кыска вакытлы яңгыр явып узарга мөмкин. Өстәвенә төньяк-көнбатыш җиле кисәк кенә секундына 18 метр тизлеккә җитәргә мөмкин.
-
Әтнәлеләр, “Салым хатлары" алдыгызмы?
Елдагыча зур конвертлар белән салым түләргә кирәклеген искәртеп хатлар килә башлады. Түләү срогы - 1 октябрь! Игътибар белән карагыз, түләрмен әле дип кырыйга алып куеп онытмагыз, элекке кебек 1 ноябрьдә түлисе түгел. Әгәр дә хатта язылганнар аңлашылмаса, түләү тәртибе, исәпләү ялгыш кебек тоелса, 2-10-97 телефонына шалтыратып сорагыз, җавап бирәчәкләр. 1...
-
Әтнәдә ике авария булды
Кичә, 8июль көнне, кичке сәгать 9лар тирәсендә Олы Әтнә авылының Ш.Мәрҗани урамыннан килүче "Форд" машинасы олы юлдан килүче "Мазда" машинасына юл бирми, нәтиҗәдә машина юл кырыена төшеп китеп, зыян күрә. Шул ук көнне Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортлар янәшәсендә бер машина артка чигенгәндә тик торган...
-
Әтнәлеләр "Халык контроле"нә зарланалар
"Халык контроле"нә район халкыннан быел 3 гариза кергән, барысы да Олы Әтнәдән. Берсендә юл өслеге булмауга зарланалар: Электро урамында асфальт җәюне сорыйлар. Биредә яңгыр яуганнан соң машиналар батып кала икән. "Урамга "Ашыгыч ярдәм" машинасы да керә алмый. Авырып китүче асфальт юлга кадәр үзе чыгарга мәҗбүр", - диелгән. Район башкарма комитетының...