10 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә 7195 кеше полис алган
Район халкының яртысы "АКбарс-Мед"ның Әтнә бүлекчәсеннән бердәм полисны алган инде. Ә 2773 кеше агымдагы елда полис алырга гариза язып, вакытлыча куллана торганы белән йөри.
-
Әтнә табиблары бар юнәлештә дә эшли
Район үзәк больницасы коллективы һәрвакыттагыча берьюлы берничә юнәлештә эшли. Диспансерлаштыру бара, авыл халкының сәламәтлеге тикшерелә.
-
Капка алларыгыз чистамы?
Булмаса, кулыгызга көрәк, чалгы алыгыз. Анысы да булмаса, урак. Элегрәк, бүгенге замана уңайлыклары булмаганда, әнә шул урак белән печән дә җыйганнар, капка алларын, ызаннарны да чиста тотканнар әбиләребез. Чалгыны да чит итмәгәннәр. Заманалар үзгәрдеме, ялкауландыкмы, әллә алма пешеп, авызга төшкәнне көтәбезме - авыл урамнарыннан үткәндә әнә шундый уйлар килә башка....