10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә урак тәмам!
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 10 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Зәй, Апас районнарында урак тәмам. Шөкер, Әтнә районында да урып-җыюны һәр гектардан уртача 35,6 центнер бөртекле суктырып тәмамладылар. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Барысы 76,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. Соңгы көнне генә 1,9 мең тонна ашлык суктырылды.
-
“Татар кызы–2015” бәйгесендә Әтнә кызы да катнашты
"Бүген (10 сентябрь) Арча Мәдәният йортында «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте. Анда Арчадан эшмәкәр Җәмилә Яруллина, Сабадан балалар бакчасының музыка укытучысы Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Арча педагогия көллиятенең 5 курс студенты Айсылу Гарипова, Югары Осланнан рус телле балаларга татар теле укытучысы Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан укытучы Регина...
-
"Әтнә таңы" - 26 миллиард бурыч бар
Татарстан федераль суд приставлары идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республика халкының банкларга 26 миллиард бурычы бар.Татарстанда суд приставлары кредит оешмалары файдасына 25,7 миллиард сум акча алу өчен 84 мең 809 эш ачкан. Аларның 4 миллиард сумлык 16 мең 114е ябылган, кредит оешмаларына барлыгы 1, 3 миллиард сумы кайтарылып бирелгән.Идарә тикшерүчеләре...
-
Әтнәдә “Личный кабинет” эшли
Әтнәдә "Личный кабинет" эшли Алдан хәбәр иткәнебезчә, Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсенә дә хәзер социаль челтәрдәге "Личный кабинет" аша мөрәҗәгать итеп була. Шушы кабинет аша пенсиягә чыгучылар үзләренең гозерләрен дә җиткерә алалар. "11 кеше мөрәҗәгать итте инде әлеге кабинет аша, 9 кешенең гаризаларын кабул иттек, 2 кеше пенсия алу ысулын үзгәртүне...
-
Яңа Җөлби халкы җитәкчеләр белән очрашты – “Әтнә таңы”
Авыллардагы, бигрәк тә кечкенә авылларда яшәүчеләр җитәкчеләрне бер күреп сөйләшергә зар-интизар була. Ә үтенеч, моң-зар аз түгел. Гадәттә менә шундый очрашулардан соң хәл уңайга үзгәрә. "Безнең Яңа Җөлби авылында район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов, Олы Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин белән очрашу булды....
-
Әтнәләр зират җыештырырга әзерләнәләр
Һәркемгә кагыла Оятсызлыкның да чиге булырга тиеш "Олы Әтнә авылында урнашкан зиратларны чистартуны оештырабыз. 19-20 сентябрьдә авыл җирлеге үзидарәсе белән янәшә урнашкан зират, 26-27 сентябрьдә элеккеге СМУ кырыендагы зират чистартылачак" - Авыл халкын чыгарганчы, зиратларга башта оешмаларны чыгарып, зур күләмле эшләрне башкаруны оештырабыз. Алар эшләгәннән соң авыл халкы чыгып, үзләренең...
-
Әтнә әниләре 475 мең сум алачак
2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец җиткерде. Россиядә ана капиталы гаиләдә икенче бала туган гаиләләргә 2007 елдан бирелә башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, баланы укыту максатыннан һәм әни кешенең пенсиясенә тупланма өлеш буларак кулланырга мөмкин. 2009-2014 елларда...
-
Татарстанга күк күкрәп яңгыр явулар әйләнеп кайта – “Әтнә таңы”
Җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, бүген күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Шул ук вакытта көн 15-20 градуска кадәр җылынырга тиеш.