13 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр, җәяү йөрик
Республикабызның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин йөрәк-кан тамырлары авыртуларын инфаркт, инсультны булдырмас өчен, көн саен 30-40 минут физик активлык кирәк, ди. Моннан тыш күбрәк яшелчә-җиләк-җимеш ашарга, җәяү йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклегенә басым ясый. Әлеге төр авыртулардан үлүчеләр районыбызда күп икәнлеген истә тотып, министр әйткән...
-
Әтнәле, ә син “артык узынмыйча, яхшы” яшисеңме?
Россия халкы "артык узынмыйча, яхшы яшәү"не җан башына аена 22 мең 755 сумга бәяли. Бу хакта ВЦИОМ хәбәр итә. Дөрес, Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкының чыгымнары зуррак - 25153 сумга баса. Ә авыл халкының таләбе, киресенчә, азрак - нибары 17414 сум. Россиянең 46 төбәгендә, 130 торак пунктында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны...
-
Әтнәдә укытучылар яңа уку елына әзерләнәләр
Район мәктәпләрендә август конференциясенең секция утырышлары дәвам итә. Укытучылар бер-берсеннән өйрәнәләр, фикер алышалар, тәҗрибә туплыйлар. "25 августта булачак пленар утырышка әзерләнәбез", - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова. Ул үзе Яшел Үзән шәһәрендә һөнәри белем бирүче уку йортлары базасында узган җыелышта катнашып кайтты. Районыбызның өч укытучысы - Резеда Бәширова,...
-
Әтнәдә дә урып-җыю кызу темплар белән бара
"Татарстанда урып-җыю барлык мәйданнарга карата 46 процентта тәмамланды", - дип хәбәр итә 13 август сводкасында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Әлегә һәр гектардан уртача 21,2 центнер уңыш чыга. Эшләгән мәйдан узган елгыдан зуррак булса да, чыгышы азрак. Безнең районда да 46 процент мәйданда бөртеклеләр суктыру тәмамланды. Чыгышы - һәр...
-
Әтнәдә бер көнне ике янгын булды
Янгын сүндерү бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, 10 август көнне Кышлау авылында янгын чыга: бер хуҗалыкның мунчасы яна башлый. Ярый әле мунчада саклаган газ балоны шартламый. Бу хакта сүндергәннән соң гына билгеле була. Җәмәгать, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, иске газ балоннарын җилләтелә торган яки ачык җирдә сакларга кирәк. Шул ук көнне...
-
Агу-химикатлар зыян китермәсен дисәк - "Әтнә таңы"
Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул-уңыш өчен ел буе эш алып барыла. Хәзерге вакытта хуҗалыклар көзге чәчү өчен чәчүлек орлыкларны агулау, минераль ашлама туплау белән мәшгүль. Ашламаларны химия продукциясе икәнен истән чыгармыйча, аларны тиешле дәрәҗәдә саклауны оештыру зарур. Беренче чиратта аларны поддоннарга урнаштыру, ашламаларның төренә карап, штабельләрнең биеклеген арттырмау кирәк....
-
Әтнәдә табиблар лекция укый
Оешмагызга участок табибы килеп, кан басымы авыртулары хакында сөйли башласа да гаҗәпләнмәгез. 23 июльдән бирле һәр атнаның бер көнендә бер участок табибы оешмаларга кереп, әлеге авыру турында презентация үткәреп, сорауларыгызга җавап бирә. Кан басымыгызны үлчәп, үзегезгә дөрес итеп үлчәргә өйрәтер. Бу хакта безгә район үзәк больницасының табибәсе, санитар агарту эшләре...
-
Әтнәдә 57 кеше исәптә тора
12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматка караганда, 35 мең 992 вакансия...
-
Әтнәләргә хәбәр өчен - акча
2015 елның 1 августыннан Татарстан территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән гражданнарны материаль яктан стимуллаштыру мөмкинлеге булдырылды. Закон бозу очраклары турында конкрет закон бозучыны яки транспорт чарасын фиксацияләп мәгълүмат бирүче гражданны матди яктан бүләкләү республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге чараның максаты-...