14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләрнең техника йөртү хокукы туктатылып торырга мөмкин
РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше буенча комитеты, суд приставларының җитди бурычлары булучыларның "права"сы гамәлен туктатып тору хокукы каралган закон проектын хуплады. Документ беренче укылышта 2015 елның кышында ук кабул ителгән иде. Бу хакта язган идек. Ул версиядә автомобиль йөртү хокукы туктатыла диелсә, хәзер барлык төр транспорт йөртү хокукы чикләнә. Фаразлар...
-
Әтнәне үстергән җир
Әтнә районы быел үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Район биографиясенә безнең үз биографиябез дә үрелеп бара. Тормыш чагыштыруда әйбәтрәк күренә: алга бару бик зур, олы юлда без. 25 ел эчендә кешеләрнең, йортларның йөзе уңай якка үзгәрде. Бу үзгәрешләрне туган авылым Күлле Киме мисалында күрәм, аның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында...
-
Әтнәдән укучы кыз бала Филармониядә биеде
Иске Өҗем мәктәбенең IX сыйныф укучысы Әдилә Ситтигуллина Казан филармониясендә Илһам Вәлишинның Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә катнашып кайтты. Әдилә сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген Кызыл дипломга тәмамлады, данлыклы "Алчәчәк" төркемендә биеде. Шунысын да әйтик, концертта Рөстәм Закиров, Люция Мусина, "Болгар кызлары", ИлГәрәй кебек "йолдыз"лар чыгыш ясады.
-
Әтнәләр Яңа ел белән котлый
Бүген, 14 октябрь көнне Яңа елга аяк бастык. Ислам диненең мөселман календаре буенча 1437 елга кердек. Бу уңайдан Татарстанлыларны интернет аша мөфти Камил хәзрәт, район халкын Олы Әтнә мәчетендә имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт котлады. Хиҗри буенча елның беренче ае - мөхәррәм. Бу айда ихлас догалар кылып, ураза тоту бик саваплы гамәл.
-
Әтнәдә грипп теркәлмәгән
Октябрь башыннан бүгенге көнгә район хастаханәсендә 13 кеше ОРВИ белән мөрәҗәгать иткән. Аларның өчесе өлкән кеше булса, калганнары балалар. Өч бала хастаханәгә салынган. Тагын бер балага һәм бер өлкән кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Хастаханә табиблары әйтүенчә, бүгенге көнгә грипп диагнозы белән теркәлүчеләр юк.
-
Әтнәләр дә штрафның яртысын гына түли ала
Юлда йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафларны тиздән 50 % ташлама белән түләп булачак. Штрафларны терминал аша 20 көн эчендә түләгән шорферга терминал автомат рәвештә ташламалы бәясен чыгарачак. Бу яңалык 2016 елдан гамәлгә керәчәк, дип яза "Әлмәт таңнары". Әмма мондый ташламалар исерек көе руль артына утыручыларга, светофорның кызыл утына чыгучыларга,...
-
Әтнәле өлкән кешенең яшьләргә әйтер фикере бар
Безнең Комыргуҗа авылы элек-электән печәнле, җиләкле болыннарга, чикләвекле, мәтрүшкәле куаклыкларга бик бай.
-
Әтнә театры Буага бара – “Саташкан сандугач”
Әтнә дәүләт драма театры артистларының Казанда уңышлы чыгыш ясауларын ишетеп куанып йөргән көннәрдә тагын бер хәбәр: бу юлы Әтнә театрын Буа тамашачысы караячак. 16 октябрь көнне "Театраль Буа" фестивалендә артистларыбыз Ркаил Зәйдулланың "Саташкан сандугач" спектаклен уйнаячаклар. Унышлар теләп калыйк. 16+ ДАМИР СИДЕЕВ, төп рольне башкаручы артист премьера хакында: "Психологик яктан...