15 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдәге өч яшьлек бала хәтере
Җиңүнең 70 еллыгы Бөек Җиңү көне якынлаша. Сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт үтте. Ә башланган елны миңа - 3 яшь, энемә 1 яшь була. Әтием хәрби хезмәт срогын тутырып кайтырга җыйналган көннәрдә сугыш башлана. Без әнием белән Олы Өшкәтә авылына әниемнең әнисе, әбигә кайтып яши башладык. 1941 елның кышы...
-
Әтнәнең Уралны күргән кызы
Асия апа Сабирова1926 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидеееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Асия апа "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә йөри. 1941 нчы елның ямьле июнь ае. Бәйрәмгә...
-
Өлкәннәребез иҗаты
Урау юллар... Гомер кичтек урау юллар аша, Бәхеткә юл җиңел салынмый. Көйле генә барган тормыш йөге, Тигез юлда кайчак чалулый. Сикәлтәле булды, кичкән юллар, Әйләнмәле, кайчак бормалы. Туры юлны язмыш яшердеме? Әйләнмичә узып булмады. Буталырга кайчак сүз дә җитә, Авыр чакта кирәк назлы сүз. Бу тормышта булдыруы кыен, Җимерүе генә...
-
Әтнә техникумы – лауреат
Техникумнар - лауреат Казанның «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап «Без бәхетле буын» ( «Мы счастливое поколение») үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл...
-
«Татар кызы» һәм «Татар егете - 2015» - Әтнә якларыннан
«Татар кызы» һәм «Татар егете - 2015» шәһәр бәйгесенең җиңүчеләре икесе дә чыгышлары белән Әтнә районыннан. «Татар егете -2015» бәйгесенең җиңүчесе Алмаз Галимҗановның әтисе Галимҗанов Айдар Гомәр улы чыгышы белән Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан. Бүгенге көндә Алмазның әбисе (әтисенең әнисе) Галимҗанова Гөлшат Госман кызы Олы Мәңгәр авылында яши. Алмаз...
-
Әтнәдә 23 кешегә протокол төзелгән
28 000 сум штраф түләнелгән Федераль миграция хезмәтенең паспорт алу , алыштыру һәм пропискага керү, төшү кагыйдәләрен бозган өчен 23 кешегә протокол төзелеп, әнә шуның кадәр суммада штраф түләнелгән. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр әлеге хезмәт тарафыннан 142 кешегә паспорт бирелгән, шуның 23е - 14 яшьлек үсмерләр. 111 кеше пропискага...