15 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнә районы хуҗалыклары көнгә 124756 килограмм сөт сата
Кайда, күпме савалар? Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 15 июльгә бер баш сыердан сауган уртача, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан барлык сөт (килограммнарда), өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким
-
Әтнә футбол лигасы дәвам итә
Шимбә көнге уеннарның нәтиҗәсе түбәндәгечә: Комыргуҗа -"Затлы" - 1:3; Мәңгәр - Шашы -1:8; Күңгәр -Чембулат-Сап - 1-1. Якшәмбе көнне: Күңгәр-Мәңгәр- 3:1;Бәрәскә-Комыргуҗа - 7:0;Затлы-Шашы- 0:1; Легион-Күәм - 4:0. Өч атна уеннардан соң командалар җыйган очколар саны: Шашы - 8; "Затлы"-8; "Легион" -6; Чембулат-Сап -5; Күәм - 4; Бәрәскә -3; Комыргуҗа-4; Күңгәр...
-
Баллоның шартламасын
Шәхси хуҗалыкларда пропан газ баллоннары саклаучылар да бар. Ә аның, янгын-мазар чыкса, тупланган конденсат исәбенә киңәеп, шартлау куркынычы бар, дип саный МЧСның җирле бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Гиндуллин. Баллонны сарайларда, йорт-җиргә якын җирдә сакларга ярамый. Кояш төшми, яхшы җилләнә торган урында сакларга кирәк.
-
Укучыларыбыз иҗаты
Бакчамдагы пар чыршыга Саескан оя ясый. Мине якын итте, диеп, Куана күңел, ярсый. Җәйне көтәм, җиләкләрен, Таңда кошлар сайравын. Саескан бала үстерә, Әкрен басам атлавым. Күпләр киңәшләр бирделәр, Кисеп ат, дип чыршыны. Саесканнар кыркылдавы Бүлми минем йокыны. Ботакларда сикерәләр, Саескан балалары. Тиздән очып та китәрләр, Ныгыгач канатлары. Саесканнар кире кайтып...
-
Яхшылык җирдә ятмый
"ЗОЖ" журналының май аенда чыккан 9 номерлы санында бер язмага тап булдым. Эчтәлеге болай: "1957 елда Казан медицина училищесын тәммлагач, мине Әтнә районына билгеләделәр. Аннан соң Яңа Кишет медпунктына тәгаенләделәр. Бу медпунктка мең ярым кешесе булган өч авыл карый. Ул вакытта елына 45-50 бала дөньяга аваз сала. Шуңа миндә ике...
-
"Әтнә таңы" газетасы укучылары белән сөйләшә
Аңлар өчен, эшләп карау кирәк Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетаның кәгазь вариантыннан тыш, төп сайты, "Контактта"гы ачык төркемнәре дә бар. Анда язып калдырган фикерләрегезгә дә без битараф түгел.