16 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә бадминтон уйныйлар
Тиздән районда Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе бүлеге оешачак. Федерациянең башкарма директоры Әскар Гареев әнә шулай дип белдерде. Әтнәгә Казаннан бер төркем "бадминтон десанты" килеп төште. Аларны "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә спорт ярышлары буенча җаваплы Хәмит Галимҗанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, спорт мәктәбе директоры Ирек...
-
Әтнәнең Комыргуҗа мәктәбендә космонавтика көнен билгеләгәннәр
Комыргуҗа урта мәктәбендә һәр чараны күңелле итеп уздырырга тырышалар. 12 апрель - космонавтика көне уңаеннан укучы балалар тәнәфес вакытларында галәмгә багышланган видеороликлар караганнар. Урта сыйныфларда укучылар викторина җаваплары эзләгән. Кече сыйныфлар да читтә калмаган - махсус мултьфильм караганнар. Бу хакта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әхмәтҗанова хәбәр итте.
-
Әтнәдә җаваплылык - кырыс
"Штрафны вакытында түләмәүчеләр белән эш дәвам итә", - дип хәбәр итә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Бу уңайдан РФ административ кодексының 20.25 маддәсе I өлеше нигезендә 5 кешегә протокол төзелгән. Аларның 4се суд карары нигезендә штрафны икеләтә түләячәк. Бу атнада тиешсез урында "обгон" ясаган 1 йөртүче җаваплылыкка тартылган - 5 мең...
-
Әтнәдә хезмәтне саклыйлар
28 апрель - Бөтендөнья "Хезмәт саклау көне". Бу уңайдан безнең районда 15 апрельдән 15 майга кадәр "Хезмәт саклау таләпләрен үтәү һәм язгы кыр эшләре чорында җитештерү куркынычсызлыгы" буенча махсус айлык уза. "Аеруча техника халәтенә, тиешле документлары булмаган һәм 18 яше тулмаганнарның техника белән идарә итмәвенә, медицина күзәтүе үтмәгәннәрне эшкә җәлеп...
-
«Әтнә таңы»– баласын суга салган
Вакыйга бала тудырган ханым үзен начар хис итеп, табибларга мөрәҗәгать иткәч кенә ачыклана. Ул авырлы булуын якыннарына сиздертмәгән, табибларга да күренмәгән. Тулгак тота башлагач, әлеге ханым үзлегеннән мунчада бала таба. Соңрак билгеле булганча, сабый сау-сәламәт, җитлегеп туган була. Ә ана кеше үз баласын үтерү теләге белән аны сулы чиләккә салып...
-
Әтнәдә дә чиклиләр
Елдагыча, язгы чорда авыр йөк транспорт чыганаклары хәрәкәтен чикләү буенча хөкүмәт карары үз көченә керә. Ул 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә була. «Язгы чикләү тәэсире булырга мөмкин йөк ташучыларны алдан ук кисәттек», - дип белдерде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин. Ә менә күрше төбәкләрдә тагын...