20 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә балалары – комиссиянең күз уңында
"Бу җәйдә 18 яше тулмаган балалар арасында скутер, мопед, хәтта машина белән йөрүчеләр булды. Берничә очракта аларның әти-әниләренә административ протокол төзелде", - дип уфтана балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова. Әти-әниләргә балаларын ныклы контрольгә алырга кирәк - тиздән, бик тиздән яңа уку елына...
-
Әтнәдә дә парк булачак
Район үзәгенең Шиһабетдин Мәрҗани урамында буласы парк хакында хәбәр иткән идек инде. Биредә яз башында азрак агачлар утыртылды, аннан соң эш тукталап калды. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, әлеге игелекле эш 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы буларак кабул ителгән программа нигезендә башкарыла. Республикабыз Лидеры Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән...
-
"Әтнә таңы" - 7 яшьлек баланы кыйнап тотканнар
1968 елгы Мамадышта яшәүче хатын үзенең 7 яшьлек улын кыйнап яшәгән. Әлеге хатын ире белән берлектә еш кына исерткеч эчемлекләр куллана, бала тәрбияләүгә игътибар бирми. Малай хәер эстәп ашарга юнәлтергә мәҗбүр булган. Әлеге хатынга карата җинаять эше ачылган. Прокуратура хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итү буенча материаллар әзерли.
-
Әтнәдәге урак һава торышына бәйле
Урып-җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республикадагы 1571 мең гектар бөртеклеләрнең 958 гектарында суктырылды инде. Бу барлык мәйданнарга карата 61 процентны тәшкил итә. Татарстан буенча барысы 2029 мең тонна бөртекле җыеп алынды. Әлегә уртача уңыш - һәр гектардан 21,2 центнер. Былтыргыдан 1 центнерга кимрәк...
-
Әтнәләр шахмат беренчелегенә юл тоттылар
Шахмат буенча яшь уенчылардан торган җыелма командабыз Казанга, Татарстан беренчелегенә юл тотты. Раил Шакиров җитәкчелегендәге команда 19ыннан 29 августка кадәр республиканың барлык районнарыннан килгән көндәшләре белән көч сынашачак. Биредә 2007-1998 елгы шахматчылар 5 яшь төркемендә чыгыш ясый. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
-
Әтнә пенсионерлары - Универсиада авылында
Казанның Универсиада авылында Пенсионерлар арасында "компьютерное многобоье" буенча V Бөтенроссия чемпионаты уза. Аның ачылыш өлеше дүшәмбе, 24 август көнне сәгать 9.00дә уза, биредә безнең районнан да бер төркем делегация катнаша. 11 кешелек делегацияне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева җитәкли.
-
Әтнәдә беренче сыйныфка 133 бала керә
Мәктәпләрдә - яңа уку елы Укытучылар, укучылар һәм билгеле инде, әти -әниләр яңа уку елына әзерләнә. Быел район мәктәпләрендә барлыгы 1208 бала белем алачак. Беренче сыйныфларга исә барысы 133 бала керә. Шуны да әйтергә кирәк, узган уку елында 85 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлап олы тормышка юл алган. 9 сыйныфны...
-
Әтнәнең яңа асфальтланган урамнары
Редакциябезгә Ударник урамында яшәүчелшәр сөенеп шалтыраталар, "Сез язып чыккан асфальт юлны күрдек без, игелеген дә күрергә язсын", - диләр. Кустар урамында яшәүче Гөлфия Шиһапова : "Урамыбыз шундый матур...Алланың биргәненә шөкер! Балалар урамнан кермиләр дә.Үзебез дә чыгабыз да карыйбыз)...Ышанып та булмый әле.Инде исән-имин ,тынычлыкта яшәргә язсын һәммәбезгә дә!"- дип яза. Амиин,...