20 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә "Чыршы" операциясе старт алды
Әтнәдә 20 декабрьдән 31енә кадәр "Чыршы" операциясе старт алды. Әлеге операция барышында урман-полосалардан рөхсәтсез "яшел матуркайны" кисүчеләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. "Штрафлар зур. Агачның күләменә, буена карап билгеләнә", - дип аңлаттылар район эчке эшләр бүлегеннән. Иң яхшысы чыршыларны тиешле сату урыннарыннан алыгыз.
-
Әтнәдә радио һәм телевидение эшчәнлеге вакытлыча туктатыла
Әтнәдә радио һәм телевидение эшчәнлеге вакытлыча туктатыла Хафаланырга ашыкмагыз, чираттагы ремонт эшләре көтелә. Федераль дәүләт унитар оешмасының "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре""Татарстан республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" филиалы Әтнә районы торак пуктларында, телевидение башнясын монтажлау сәбәпле, 20-29 декабрь көннәрендә,иртәнге 8.00дән 18.00гә хәтле радио һәм телевидение тапшырулары программасын күрсәтү туктатылып торачак. Һава...
-
Әтнәгә Филүс Каһиров килеп китте
Әтнәгә Фирдүс Тямаев елга берничә тапкыр килә.Тамашачыны үзенең үзенчәлекле сикерүе беләнме,әллә теленә салынуы беләнме әсир итә - тавышы чамалы булса да,тулы заллар җыя.Соңгы килүендә нәкъ үзе кебек сикерә торган дүрт яшьлек бер сабыйны да иярткән. Әле генә Әтнәгә Филүс Каһиров та килеп концерт куеп китте.Көчле,моңлы,матур тавыш.Татар халык җырларын да,хәзерге эстрада...
-
Әтнә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе пиротехник чараларны дөрес кулланырга чакыра
Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган чакта янгын һәм шартлау куркынычыннан саклану зарур. Әлеге эшләнмәләрнең януы сәбапле чыккан зыянлы матдәләр кеше организмы, тирә-як табигать өчен зыянлы.Шуңа күрә пиротехник эшләнмәләрне кулланган чакта куркыныч зонада кешеләрне, милекне саклау һәм эвакуацияләү буенча чаралар күрелергә тиеш. Аерым бина, корылма, участок, электр челтәре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылык...