12 июль 2013 яңалыклары
-
БОЗ КИТЕРГӘН ЗЫЯН
Бәрәскә балалар бакчасы хезмәткәрләре, укытучылар белән берлектә авыл территориясен чүп үләненнән чистарталар. Авыл эчендә урам яннарын, юл кырыйларын чабалар. Шулай ук "Акый" чишмәсе территориясендә үсентеләр утырталар. Үзләренең яшелчә участогында кыяр, помидор, кәбестә, кишер чөгендер, суган утырткан булганнар. "Бозлы яңгыр кишер, чөгендергә зур зыян китерде. Кабат утыртырга мәҗбүр булдык", - ди...
-
АВТОУЗЫШ – ӘТНӘДӘ
Бүген районга спортсмен инвалидларның автоузышы килә. "Барысы 13 кеше буласы. Спортсмен инвалидлар "Чулпан" лагеренда балалар белән очрашачаклар. Биредә кунак булганнан соң, икенче көнне алар Биектауга китәчәкләр", - ди яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәридә Җәләлетдинова.