Озын гомер – бәхетме?
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рәхимә әби Вәлиәхмәтовага да 90 яшь тулды. Кызганыч, әби үзе генә моны аңларлык хәлдә түгел.
1923 елда шушы авылда дөньяга килгән ул. Авыр хәллеләрдән саналган гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, нәни җилкәләренә тормыш йөген салып тартырга туры килә аңа. Шуңадырмы, көчле, ирләр өчен дә авыр булган...