3 октябрь 2013 яңалыклары
-
Акчага алданмаганнар да бар
Социаль пакетмы, дарумы, дип икеләнеп булмый хәзер. Федераль ташлама алучылар сайлыйсын сайлаган. Пенсия фонды хезмәткәрләре соңгы нәтиҗәләрне ясыйлар. Көз җиттеме елның-елында инвалидлар алдына бер сорау килеп баса: "Пакет алыргамы? Әллә аның урынына акчасынмы?". Кулда тотарга акчаң булмаса, билгеле акча ягына авышасың, 839 сум 65 тиен ай саен килеп торса начармыни....
-
Онытмыйлар. Шуңа сөенәм
Аздан күңел булганын беләбез, берәүгә дә яңалык түгел. Тормыш мәшәкатьләре иксез-чиксез. Авыл җирендә эше дә бетми. Шулай булса да безне, өлкәннәрне гел кайгыртып торалар. 28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлегеннән Ләйлә Мөхәммәтҗановав бәйрәм белән котлап пакет күтәреп килгән, анда нәрсә генә юк. Шунысы да җитәр әле, моңа өстәп 2 октябрь...
-
Бу гомерне көтмәгән идем...
"Бу гомерне көтмәгән идем", - ди Яңа Җөлби авылында гомер итүче Гөләндәм әби Шәймәрдәнова. Нигә алай дисең Гөләндәм әби? 90 яшь тулды бит. Югыйсә, тормыш авырлыгын да бик күп татыдым. Алты елда алты мәет озата Гөләндәм әби. Дүрт малаеның берсе авырып вафат булса, икенчесе хәбәрсез югала. Өченче улым 1979 елның...
-
Очрашу
Олы Мәңгәр урта мәктәбендә яшь буын укытучылар белән өлкәннәрнең очрашуы булып узды. Бу чара өлкәннәр атналыгы кысаларында һәм якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан билгеләнеп үтте. Өлкәннәргә укучылар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп, үткән елларны искә алып утырдылар. Чәчләренә чал кунса да, хәтерләре әйбәт,...
-
Бездә дә булырмы?
-2 октябрь көннәрне Югары Осланда "XXI гасыр реабилитациясендә дөньякүләм технологияләр" исеме астында Халыкара фәнни практик конференция узды. Биредә инвалидларның тормыш-көнкүрешен уңайлырак итүгә юнәлдерелгән яңа төр җиһазлар белән таныштырдылар. "Урын-җирдә генә ятучы да махсус коляскада йөри. Башка төр җиһазлар да күп иде", - диде анда катнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге...
-
Сиреналар кабат тавыш бирер
4 октябрь көнне иртәнге сәгать 9дан төшкә кадәр сирена тавышлары яңгыраячак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлегеннән хәбәр итүләренчә: "Куркырлык берни дә юк. Елдагыча гадәти өйрәнүләр уза". Җитәкче урынбасары Илнур Гиндуллин: "Сирена тавышын ишеткәч, кабызып радио тыңлагыз, телевидениенең "Россия 1", "Россия 24" каналларын карагыз. Мәгълүматларны шуннан алырсыз", - диде.