30 октябрь 2013 яңалыклары
-
Әтнәләр Ары авылында
Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы көннәрдә Ары авылы мәдәният йортында үзләренең концертлары белән чыгыш ясадылар. Концерттан килгән тамашачылар бик канәгать калды. Зал туп-тулы иде. Кечкенә генә клубның янып торган җитәкчесе Райлә ханым Кадимованың да зур өлеше бар монда. Кеше белән эшли белгән җитәкченең клубында һәрвакыт халык булыр.
-
Аз калды, тик бар әле
Зәп сукасы төгәлләнеп килә. 26нчы октябрьгә район буенча 99 процентка башкарылды. Берөзлексез диярлек яңгырлар явуны һәм җирнең тиешенчә кибәргә өлгермәвен күзалласак, бу зур сан.