31 октябрь 2013 яңалыклары
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез
Яңа елга кыңгырау эшләп карагыз әле.
-
Өҗемдә зират җыештыралар
Авылларда зират чистарту өмәләре башланды. Халкыбызның күңеле изгелектә булу сөендерә. Бу атна ялларында Иске Өҗем авыл җирлегенә кергән өч зиратны җыештырачаклар. " Иске Өҗем авылының әйләнәсен сетка белән әйләндердек, халык та акча белән булышты",- дип сөенә авыл җирлеге хезмәткәрләре. Алда - урамнар төзекләндерү, анысына җир туңдырганны көтәләр.
-
Яшәү шартларын карадылар
КДН, опека, социаль яклау бүлеге белгечләре бергәләп авылларда яшәүче күп балалы, гаиләләренә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышалар. "Без елга ике мәртәбә - яз һәм көз айларында бу гаиләләрдә булабыз. Районда 21 балалы 14 тәрбиягә бала алган гаилә бар, опекада исәптә торган 19 бала бар, алар -14 гаиләдә",-...
-
Яңа Шашы ветераннары концерт куйды
Соңгы вакытта ветераннарыбыз активлашып китте. Өлкәннәр көнендә сәхнәдән чыгыш ясаганнарына да сокландык. Авыл җирлекләрендә булган концертларын яратып карыйбыз. Дүшәмбе көнне Чишмәле Сап авылы клубында да Яңа Шашы авыл җирлегенә караган ветераннар тарафыннан концерт булды. "Моңлы җырлары, матур биюләре белән һәркайсыбызны сокландырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗановның чыгыш ясаучыларга бүләк тапшыруы...
-
Бәрәскә өлкәннәре дә "Балкыш" та катнаша
Бәрәскә мәдәният йортында ветераннар тарафыннан әзерләнгән "Картая мени соң йөрәк" диеп исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Кичәдә район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннатович һәм Казаннан килгән кунак Равил Хакимов катнашты. Авыл советы рәисе Сәит Назипович һәм ветераннан советы рәисе Сөембикә Котдусовна ветераннарыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кичә колхоз рәисе тарафыннан әзерләнгән табын...
-
Әтнә уртасында утрау
Олы Әтнәнең Кустарь урамында яшәүчеләр сүзе бу. "Чиста су" хәл итте безне, дөнья белән элемтә өзелде", - дип дәвам итәләр. "Сеңелем, тыңлап бетер, телефонны куя күрмә. Аноним шалтыратмыйбыз, 11нче йортта яшәүче Сания әби Мостафина бу. Янәшәмдә күршеләрем (исем-фамилияләрен саный), урамыбыздагы бөтен кешенең исемен язсаң да була. Озын кунычлы резин итегең...