20 ноябрь 2013 яңалыклары
-
20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне
1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
-
Каз өмәсе
Олы Әтнәдә Салих Шаһиев хуҗалыгында каз өмәсе уздырдылар. "Казларыбыз күп түгел - 15 баш кына. Аның каравы һәрберсе гәүдәгә зур - дүртәр килограммлы булып чыктылар", - дип хәбәр иттеләр. Хәзер инде казны шәхси хуҗалыкларда бик асрамауларын күзалласак, 15 баш та - зур сан.
-
Штрафлар артты
"Ашыт" дәүләт сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров штрафлар күләме арту хакында кисәтте. 1 ноябрьдән физик затларга сакланыш территориясенә машина белән кергән, чүпләгән һ.б. өчен элекке 1-2 мең сум урынына 3-4 мең сум, вазифаи затларга 2-4 мең сум урынына 15-20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затларга булган штраф күләме бөтенләй...
-
Безнекеләр кабат “ТНВ”да
21 ноябрь көнне Күңгәр урта мәктәбе укучыларын "ТНВ" каналының "Мәктәп" тапшыруында, сәгать 15.30да күрсәтәчәкләр. Үзебезнекеләрне карарга онытмагыз!
-
Сингапур укулары Күңгәрдә узды
Беренче булып Сингапурча уку алымнарын Күңгәр урта мәктәбе укучылары күрсәтте. Аларны карарга Күлле Киме, Олы Әтнә, Яңа Шашы, урта мәктәпләре һәм Күшәр төп белем бирү мәктәбе завучлары килгән иде. шулай ук, Казанның методик эшләнмәләр үсеше мөдире Фаяз Гыйзәтуллин да катнашты.
-
Районга кайтучылар күп
Әтнә районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып узды.