Әтнә таңы

21 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2013 - 12:43
    Казанда, Форумда
    Казанда Татарстан Республикасы халыкларының I милләтара яшьләр Форумы узды. Биредә Әтнә районы делегациясе дә катнашты. Габдулла Тукай исемендәге техникумның 3 курс студентлары Назгөл Хәбибуллина, Энҗе Гайфуллина һәм 1 курста читтән торып укучы Камил Шакиров әлеге вакыйга турында сөйләделәр... Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.
    758
    0
    0
  • 21 ноябрь 2013 - 11:52
    Авылымның үзенчәлекләре
    Үзәктән читтәрәк урнашкан авыл клубларына, гадәттә, чын артистлар концерт белән килми дярлек. Безнең Иске Җогып авылы клубында андый концерт соңгы мәртәбә, ялгышмасам, 5 еллар чамасы элек булгандыр. Илсөя Бәдретдинова концерты иде ул. Ул үзенең төркеме белән ничек шундый кечкенә авыл клубын урап узмагандыр, белмим. Шулай да шау-гөр килеп узды ул...
    720
    0
    0
  • 21 ноябрь 2013 - 10:24
    “Тал үрү җиңел түгел”, – ди Гаяз Гыйлаҗев
    Күәм авылында яшәүче Гаяз Исхак улы Гыйлаҗев талдан бишек, тубал һәм төрле кәрҗиннәр үрә.
    960
    0
    0
  • 21 ноябрь 2013 - 10:19
    Көрәшчеләр – “Ак Барс”та
    Районыбыз көрәшчеләре "Ак Барс" көрәш сараенда бил алышалар. Алган хәбәрләргә караганда, Татарстан беренчелегендә 46 районнан 381 көрәшче катнаша. Ир-егетләр барысы10 авырлык үлчәвендә чыгыш ясыйлар. "Көрәшчеләребез булдыралар. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышабыз", - диделәр.
    771
    0
    0
  • 21 ноябрь 2013 - 10:09
    Балалар хокук турында сөйләште
    Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья балалар көне уңаеннан, һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре узды. "Шушы темага багышлап, укучыларга презентацияләр күрсәттек. Балалар бик кызыксыналар", - диде мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина. Параллель рәвештә инвалидлар декадасына әзерлек тә башланган.
    768
    0
    0
Реклама