Әтнә таңы

9 декабрь 2013 яңалыклары

  • 9 декабрь 2013 - 10:07
    "Гадел яшәргә кирәк"
    Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан район мәктәпләрендә "Гадел яшәргә кирәк", "Үзегезнең хокукларыгызны беләсезме?" дип исемләнгән класстан тыш дәресләр узды. Шулай ук Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Коррупцион фактлар белән очрашканда нишләргә?" дигән исем белән тәрбяи сәгате узды. Биредә район прокуроры урынбасары Шамил Сабиров, полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов, коррупциягә...
  • 9 декабрь 2013 - 07:26
    Мин – патриот
    Патриот минем өчен ят сүз түгел. Мин бу сүзне әтиемнән бик еш ишетәм. Чөнки әтием мине кечкенәдән үк патриот итеп тәрбияли, туган илне, туган якны яратырга өйрәтә. Туган ил һәм туган җир ул бер генә була. Ватанны саклау ул - ир-егетләрнең төп бурычы. Минемчә, туган илен яраткан кеше генә армия...
  • 9 декабрь 2013 - 06:40
    Коррупциягә – юк!
    9 декабрь - халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Галәүтдинова белән сөйләшәбез. Әлеге көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елда кабул ителде. Шушы көн уңаеннан районда коррупциягә каршы чаралар планы эшләнде. План нигезендә район мәктәпләрендә ачык дәресләр, хокук саклау...
  • 9 декабрь 2013 - 06:11
    Күперләрне кардан чистарталар
    Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре әлегә үз хезмәтләрен тиешенчә башкаралар. Олы юлларның кардан чистартылуы турында гына әйтмим, авыл эчләре дә яхшы хәлдә. Ә менә бу фотода газетабыз редакциясе белән янәшә урнашкан күпернең җәяүлеләр йөри торган өлешләрен кардан арчыган вакытны күрәсез.
  • 9 декабрь 2013 - 05:24
    Административ штрафны вакытында түләмәсәң...
    Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: административ штрафны түләмәү, бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе I өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан бу хактагы карар көчкә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Ә инде карарны инкарь...
  • 9 декабрь 2013 - 04:33
    “Иң яхшы мәдәният учагы”
    "Иң яхшы мәдәният учагы" бәйгесенең авыллардагы - I этабы тәмамланды. Шимбә көнне Югары Көек, Каенсар, Казак Үртәме һәм Дусым клублары чыгышлары бәяләнде. "Гыйнвар аенда бәйгенең район туры көтелә", - диде район мәдәният бүлеге методисты Раилә Галиева.
Реклама