16 декабрь 2013 яңалыклары
-
Әтнә районында – Яңа ел бәйрәме чаралары
Район үзәгендә бәйрәм чаралары 25 декабрьдә башлана. Бу көнне район оешмаларының Кыш бабайлары Яңа ел бәйрәмен ачып җибәрәчәк. Кыш бабайлар парадында оешмалардан вәкилләр дә катнашачак.
-
Әтнә балалар бакчаларында табигатьне саклау мөһим проблемаларның берсе
Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре арасында елдагыча бәйге башланып китте. Быелгысы - экология елына багышланган. Әлеге бәйгене узган елдагы кебек үк Дусым балалар бакчасы башлап җибәрде. Тәрбияче Ләйсән Ханафина нәниләр белән "Урманда кунакта" исемле кичә әзерләгәннәр. Бакчага җиде генә бөртек бала йөрсә дә, Ләйсән аларның барысын да җәлеп итә алган....
-
Ә син “Әтнә таңы“на язылдыңмы?
Киләсе елның яртыеллыгына бүгенге көнгә 1898 кеше язылган. Газетага язылу өчен санаулы көннәр калып килө. Ашыгыгыз! "Соңга калдым", дип уфтанырга калмасын. Халык өчен язылу бәясе 285 сум, ә оешмалар өчен - 297 сум. Газетаның индексы 16055, Г6055.
-
Бәширә белән Шәүкәт Борһановларның Алтын туйлары
Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче Бәширә һәм Шәүкәт Борһановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр.
-
Әтнәләр Чаллыдан Мактау кәгазе белән кайтты
Өстәмә белем бирү системасы оешуга - 95 ел тулу уңаеннан Чаллы шәһәрендә узган юбилей чараларында кайтнашып, район укучылар йорты хезмәткәре Светлана Төхфәтуллина Мактау кәгазе белән бүләкләнеп кайтты. "Өстәмә белем бирү системасында нәтиҗәле эшләгәне өчен" Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
-
Әтнә районында фейерверк шартлатасы урын әле билгеләнмәгән
"Бүгенге көндә район хакимиятенең фейерверк куеласы урын буенча карары эшләнеп килә. Карар чыгу белән хәбәр итәрбез. Моннан тыш, кибет һәм базарларга рейдларга чыгабыз. Законсыз пиратехника сатылуны тикшерәбез. Әлегә җитешсезлекләр табулмады", - ди Әтнә районы буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Рәшит Садыйков. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре полицияләр белән берлектә атнага бер...