18 декабрь 2013 яңалыклары
-
Әтнә дәүләт драма театры нәниләр өчен Яңа ел әкияте бүләк итә
25-26 декабрь көннәрендә, 11 һәм 14 сәгатьләрдә Әтнә дәүләт драма театрында Р.СӘГЪДИнең "СЕРЛЕ ТӨН" дип исемләнгән, балалар өчен җырлы-биюле Яңа ел тамашасы була!!! Ә сез елга бер килүче серле төнне беләсезме? Юкмыни. Мәчеләр сөйләшә торган төн ул. Анда булган искитәрлек могҗизалы вакыйгаларны үз күзегез белән күрәсегез киләме, нәни тамашачылар?! "СЕРЛЕ...
-
Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә – гала концерт
Берничә ай буе район ветераннары арасында дәвам иткән "Балкыш" фестивале дә соңгы ноктасына җитте. Авыл җирлекләрендә концерт тамашаларүтеп, 21 декабрь көнне Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә "Балкыш" ветеран үзешчәннәренең гала концерты була. "Концертка рәхим итегез! Башлана: 17.00 сәг. Керү ирекле", - ди район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов..
-
Яңа Әтнә мәдәният йортында – район ветераннары концерты
18 декабрь Яна Этнэ авылында ветераннар концертынын ярымфиналы булып узды. Барлык авылдан килгэн ветераннарның чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Афәрин, ветераннар!!!
-
“Без бәхетсез заман балалары" – Әтнә районы Бәрәскә авылыннан 90 яшьлек Фәүзия апа әнә шулай ди
Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәүзия апа Латыйпованың яшь буынга сөйләр сүзләре бик күп. Сугыш башланган мәлдә 18 яшьлек кыз бала була ул. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, кырда эшли. Аннары кырчылык бригадиры итеп куялар. Йортларында - биш бала. Әтиләрен Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды булу сәбапле сугышка алмыйлар. 1941 елдан алып 1947...
-
Генераль директор "Әтнә таңы"ы журналистлары белән очрашты
Бүген безнең редакциягә Татмедианың генераль директоры Фәрит Шаһиахмәтов һәм электрон СМИлар буенча директор урынбасары Марат Ибляминов килеп китте. Очрашу барышында редакция хезмәткәрләре үзләренең проблемалары белән уртаклашты, үзләрен борчыган сорауларны бирде. Редакциянең төп проблемасының берсе - интернет озак эшләү һәм компьютерларның иске булуы. Киләчәктә әлеге проблемалар уңай якка чишелер кебек. Һәрхәлдә...
-
Олы Әтнәдә мәдәният министры урынбасары белән очрашу
19 декабрь көнне сәгать 10.00дә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина гражданнарны кабул итә. Мәдәният өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры бинасына рәхим итегез.