19 декабрь 2013 яңалыклары
-
Яңа Шашы сабыйлары көймәдә йөзде
Яңа Шашы авылы балалар бакчасына йөрүче сабыларның фотоларын карагыз.
-
Әтнә балалар бакчасында – Биектау районы ЮХИДИ җитәкчесе
Бу дөньяда кечкенә балаларның самимилыгына, беркатлылыгына, шул ук вакытта кызыксынучанлыгына, бик күп мәгълүмат белүенә таң каласын. Борынгылар әйтмешли, "бу балалар туганда ук күп нәрсәләрне белеп туалар" ахры. Балаларның биргән кайбер соравына кайчак өлкәннәр дә шул ук мизгелдә җавап бирә алмыйлар. Замана балалары шул! Күп мәгълүмат балаларга әти - әни, әби...
-
Район балалар бакчалары сабыйлары экология буенча бәйгедә катнашты
Әти-әниләр сабыйларыгызның фотоларын рәхәтләнеп карагыз. Биредә Дусым, Күәм, Күңгәр, Кышлау балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.
-
Яңа Әтнәдән Раил ноутбуклы булды
Яхшы хәбәр Газетабызның 11нче декабрь санында "Раилгә ноутбук кирәк", дип мәкалә язган идем. Коляскада гына хәрәкәт иткән ир-егетнең үзе алган ноутбугы ватылып, төзәтелмәслек хәлгә килгән. "Үзе мәңге сорамаячак, сез ярдәм итсәгез генә", - дип дуслары хат язган иде. "Кредит бирмиләр шул инвалидка, берәр эшмәкәр булышса, хәлдән килгәнчә түләп барыр идем",-...
-
Әтнәдә – сөт, кайдадыр нефть “савалар"
Авыл хуҗалыгы проблемаларын актуальләштерү максатыннан, Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген яктыртуны активлаштырырга чакырды. Бу уңайдан, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре нигезендә төзелгән рейтинг нәтиҗәләре белән танышыгыз. Монда 1 гектар сөрүлек җиренә карата акча кереме, сату рентабельлеге (субсидияләрдән тыш һәм процентларда), акча кеременә карата кредит әҗәтләре (процентларда), бер колхозчының...
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә – премьера
27 нче, 28 нче декабрь көннәрендә Әтнә театрында премьера. Бу көнне артистларыбыз Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана 18.00дә. Рәхим итегез!
-
Әтнә районы оешмалары "Шәфкатьлелек" марафонында катнашты
Нәтиҗә "Шәфкатьлелек" марофоны барышында, 10 көн дәвамында, җыйналган акча турында әйтеп, нәтиҗәсен дә хәбәр итәрбез, дип газетабызга язган идек. Кемнең күпме өлеш чыгарганын да, ул акчаларның ничек бүленгәнен дә беләсегез киләдер. Рәхим итегез! Исемлек китергән тәртиптә бирелә. Ленин исемендәге хуҗалык - 10 000 сум ИП. Абдуллаҗанов - 3000 сум "Ташчишма"хуҗалыгы...