20 декабрь 2013 яңалыклары
-
Әтнә үзәгендә район чыршысы куелды
Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре озак азапланды быел чыршы эзләп. Мари урманнарын айкау куанырлык нәтиҗә бирмәде."Янгыннар вакытында чыршыларга зыян килгән, матуры булмады", дип аңлаттылар. Күңелгә "Елка"сыз калмабызмы дигән шик тә кергән иде. Аллага шөкер, булды чыршы. "Теләче урманыннан алып кайттык чыршыны. Безнең белән бергә мәктәп тә барды. Сораганнарга алып кайттык. Шимбә көнне...
-
Әтнәдә бәйрәм чаралары Кар шәһәрчегендә узачак
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оешмалар белән берлектә Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Бу бәйрәмгә һәр оешма үзеннән Кыш бабай әзерли. Бәйрәм чаралары 25 декабрьдә әлеге Кыш бабайларның парады белән башланып китәчәк. Шунда ук концерт номерлары да булачак.
-
Татарстан мөфтие – попечительләр советы әгьзасы
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Яңарыш" фонды попечительләр Советының яңа әгьзасы. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды - "Яңарыш" фондының попечительләр советы утырышын уздырды. Утырышта "Зөя утрау шәһәре һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы" проектын 2014 елда тормышка ашыру чаралары хакында сөйләштеләр. Шулай ук попечительләр советы...
-
Пиротехник эшләнмә куллану кагыйдәләре
Пиротехника куллану тыелган өлкәләр Татарстан Республикасы Президенты указы һәм Министрлар Кабинеты карары нигезендә, янәшәдә пиротехник эшләнмәләр куллану тыелган объектлар исемлеге игълан ителде. Болар: сәнәгать (төзелеш, агач эшкәртү, текстиль, терлек продуктлары эшкәртү), транспорт инфраструктурасы (вокзал һ.б.), ягулык-энергетика комплексы, электр чыбыклары, газүткәргечләр, торак-коммуналь хуҗалыгына керүче, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге объектлар, ашлык, агу складлары,...
-
Әтнә янгын күзәтчелеге инспекторы кисәтә
2013 елның 1-8 гыйнварларында Идел буе федераль округында 670 янгын теркәлгән. Аларда 101 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. 66 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәтиҗәдә 135 объект янып көлгә оча, 69 миллион сумлык матди зыян килә. Янгыннарның төп сәбәпләре: Ут белән саксыз кылану - 188 очрак; Мич,...