24 декабрь 2013 яңалыклары
-
"Әтнә таңы" – яраткан газетам
Мин үзем "Әтнә таңы"ның һәр санын яратып укыйм. Газета килүгә оныгым Мөслимә: "Әби, синең гәҗитең килде", - дип күтәреп керә. Кырык эшем кырылса да, газетаны укып алам. Кулга алу белән киләсе ел өчен күпме кеше газетага язылганын карыйм. Кызганыч, язылу бик кыенлык белән бара. Почтальоннар тырыша. Тик 285 сум акчаны...
-
Әтнә "Кыш бабайлар"ны каршы алырга әзерләнә
Яңа ел чыршысы ачылышына багышланган район оешмалары арасында уздырылучы "Кыш бабайлар парады" 26 декабрь көненә күчте. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез,парадта катнашучы һәркем бизәлгән транспорт белән килергә тиеш. Монысы инде һәркемнең фантазиясенә бәйле. Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның дуслары сәхнәдә дә чыгыш ясаячаклар. Җыелу урыны Әтнә авыл җирлеге яны...
-
Әтнә кызы – күренекле артистка Зөлфирә Зариповага – 60 яшь
Бүген Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты, татар сәхнәсе йолдызы Зөлфия Зарипованың бенефисы була. Олуг юбилей уңаеннан оештырылган зур концертта Зөлфия ханымның җырлар җыентыгы да тәкъдим ителәчәк. Шулай ук якташыбызның иҗат кичәсенә Әтнә районы вәкилләре дә барачак дип көтелә.
-
Фәрит Мөхәмәтшин Гөлгенәнең кулын кысты
Казанда "Парламент дәресләре-2013" кысаларында Татарстан республикасы конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Бу уңайдан, Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гөлгенә Шиһапова "Татарстан дәүләт символлары" темасына рәсем бәйгесендә катнашып, өченче дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Бүләкләрне премьер-министр Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырган. Чарада фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов,...
-
Әтнә театры коллективы Мәскәүдән кайтты
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы Мәскәү тамашачысын "Адашкан күңел" спектакле белән куандырып кайтты. "Мәскәүдә ясаган чыгышларның монысы иң уышлысы булды дияргә була. Спектаклебезне тамашачы бик матур кабул итте, яратып карады. Зуев исемендәге мәдәният сараенда "Адашкан күңел"не тамашачы зур алкышларга күмде", - ди театрның директоры Ландыш Фазлыева.
-
Әтнәләр "Күчтәнәч"тә
Иртәгә, 26 декабрь көнне, "Күчтәнәч" тапшыруын карага онытмагыз. "19 декабрьдә 5 баланы - Булат Мөхәмәдҗанов, Рәзилә Мөхәммәтҗанова, Айсинә Мөхәммәтҗанова, Лилия Заһидуллина, Фәнил Сабирҗановны телевидениегә төшәргә алып барган идек. Бик матур итеп чыгыш ясадылар, үзегез дә күрерсез", - ди укучылар йортының әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова.
-
Әтнә районы Күәм авылы укучылары кошларга ярдәм итә
Җир өстенә ак түшәген җәеп салкын кыш килде.Үләннәр куаклар карга күмелде. Ләкин кышлаучы кошлар җылы якларга очып китмиләр, димәк алар кыш көне дә үзләренә азык таба алалар. Алар агач, куак һәм үлән бөреләре, орлыклары һәм җимешләре белән туеналар. Безнең өй тирәләрендә үзләренә азык эзлиләр. Шулай да кошлар кыш көне еш...