26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Кызык иткән Кыш бабай
Кызык иткән Кыш бабай Бигрәк кызык кыш көне- Чаңгы-чана шуганда. Беркөнне Кыш бабаебыз Кызык иткән шулай да: Җиргә кар көрте өйгән, Биек таулар ясаган- Актырнак оясыннан Чыгар сукмак тапмаган... Әйлән-бәйлән уйныйбыз! Кыш бабай белән Кар кызы Килә безгә кунакка. Күп-күп күчтәнәчләрен Алып килә бүләккә. Яңа елда Кыш бабайга Шигырьләр дә...
-
Әтнә районы да макталды
Татарстан Республикасының хәрби комиссариаты генераль майор Сергей Погодин көзге чакырылыш буенча нәтиҗә ясады. Әлеге чорда уңышлы эшләр башкаручылар арасында Әтнә районы да берничә тапкыр телгә алынды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов РФ оборна министрлыгының "Хәрби дуслыкны ныгытудагы хезмәте" медале белән бүләкләнде.
-
“Серле төн” балаларга ошады
26декабрьдә Әтнә дәүләт драма театры артистлары, балаларны Яңа ел белән котлап, Рәдиф Сәгъдиевнең "Серле төн" әсәрен сәхнәгә куйдылар.
-
Әтнәдә дә ат үрчетүчеләр бар
Ат елы килә. Нинди булыр ул? Һәр елга астрологлар фаразын укып аяк басарга күнектек. Бу юлы үзебез фаразлап карыйк әле. Шәһәрләрдә гомер итүче юраучылар атның холкын бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Ә менә Олы Әтнә авылында яшәп, үз хуҗалыгында 25 ат тотучы Илсур Габдрахманов алар хакында көне буе сөйли ала. Әңгәмәбез...
-
Әтнәдә – чемпионнар
Укучылар арасында узган "IT-Чемпион" республика бәйгесенең чираттагы җиңүчеләрен 28 декабрь көнне котлаячаклар. Казанда узачак тәбрикләүләрдә безнең районнан да өч укучы катнаша. Болар: Олы Әтнә урта мәктәбеннән Алинә Мөхәмәтова, Комыргуҗа урта мәктәбеннән Булат Фәхриев һәм Айзилә Фәриева. Ә Республика чыршысында безнең районнан 16 укучы катнашты.
-
Җиңүче – Әтнә командасы
Җиңүчеләр: 22 килограмм авырлыкта: Айзат Филатов (Мәнгәр) Әнвәр Рахматов (Биектау) Эмиль Сабитов (Мәнгәр) 26 килограмм авырлыкта: Ильяс Батырханов(Биектау) Әнис Хөснетдинов(Бәрәзә) Илья Степанов (Мари Иле) 28 килограмм авырлыкта: Михаил Бартош(Мари Иле) Инсаф Фатыхов(Бәрәскә) Эмиль Сабиров(Биектау) 32 килограмм авырлыкта: Ришат Гобәйдуллин(Биектау) Булат Фәхриев(Коморгуҗа) Алмаз Габдуллин(Бәрәңге) 36 килограмм авырлыкта: Аяз Мингазов(Биектау) Рәзил Шәрифҗанов(Бәрәңге)...