31 декабрь 2013 яңалыклары
-
Әтнә полициясе Кыш бабае авылларда
Полиция Кыш бабае авыр хәлле гаиләләрдә булып, аларга бүләкләр тапшырды Барысы 9 балага - болар Күлле Киме, Олы Әтнә, Күәм, Казак Үртәме, Бәрәзә, Бәрәскә, Олы Мәңгәр, Түбән Көек авылларында гомер итүчеләргә. "Мондый акция ел да дәвам итә. Шуңа да гаиләләр быел да онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә дип кабул иттелҗр үзебезне",...
-
Бәйрәм белән кадерле дуслар
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!!! Һәркайсыгызны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Ат елы бары шатлык-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләребезгә кайгы-хәсрәт килмәсен, киләсе елда да сәламәт булып яшәргә язсын. Рәхмәт сезгә хөрмәтле газета укучыларыбыз! Быел да безнең белән бергә калуыгыз өчен. Алга табада сезнең мәнфәгатьләрегезне яклап эшләрбез. Бүгенге көндә газетабызның тиражы 2446 данә...
-
Үзәк чыршы янына рәхим итегез
2 гыйнвардан 7сенә кадәр быел Үзәк чыршы яны гөрләп торачак. "Авыл җирлекләре белән берлектә халыкка Яңа ел кичәләре тәкъдим итәбез", - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов. Җыр-бию, уен-көлке үрелеп барачак. Әлеге чара беренче тапкыр үткәрелә. Рәхим итегез хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар!
-
Әтнә сәхнәсендә Шурикның өр-яңа маҗаралары
"Яңа ел белән яки Шурикның өр-яңа маҗаралары" дип исемләнгән тамаша белән шатландырды тамашачыларны быел мәдәният хезмәткәрләре. Булдырганнар. Әтнәфильмын караучылар тамаша тәмамлангач та, кайтырга теләми, тагын нидер өмет итеп утырдылар. Кайберәүләр: "Җитмәде дә, тагын карыйсы килә" диештеләр. Тик шунысы факт тамаша залыннан һәр тамашачы авызын җыеп ала алмый интекте. Шәп булды...
-
“Миңлекамал” кабат Әтнә сәхнәсендә
Әтнә дәүләт драма театры 27-28 декабрь көннәрендә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен сәхнәгә куйды. Әтнә театрының Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәрен сәхнәгә куярга җыенганын ишеткәч, күңелгә шик керде. Булдырырлармы? Артистларның әйбәт уйнаганнарын белсәк тә, ул елларны күз алдына да китерә алмаган яшь буын артистлар тамашачыга җиткерә алырлармы ул чорның авырлыгын? Бүгенге буын...